Татарстан Республикасының башкаласы Казан шәһәрендә 20-23 нче апрельдә VIII Халыкара олимпиада үтте. Анда укучылар татар теле һәм татар әдәбияты, Татарстан тарихы буенча сынау үттеләр. “Татарстан – уртак йортыбыз” темасына проектлар якладылар. Районыбыз укучылары сынатмады. Алар зур уңышларга иреште: Арча 6 нчы номерлы урта гомуми мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә 9 нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Салих призер булды. Шулай ук Наласа урта гомуми мәктәбеннән Габдрахманова Зилә һәм Арча 7 нче урта гомуми мәктәбеннән Лексин Даниил призер булдылар.
Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырып килә. Ничә еллар яшь язучылар үзләрен иҗатның төрле юнәлешләрендә сыныйлар.
Әлеге бәйгедә безнең район укучылары да югары нәтиҗәләргә иреште. Арча 2 нче номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Шәрипов Рүзәл Гран-при иясе, Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мостафина Камилә җиңүче, ә Наласа урта гомуми белем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Хәкимова Ләйсән, 8 нче сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә, Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф лауреат исеменә лаек булдылар. Без сезнең белән горурланабыз!