Бүген басуларда тулы көчкә эш бара, – дип сөйли район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
– Күпьеллык үлән басуларын тырмалыйлар, тукландыралар, арыш кырларын ашлыйлар, көздән сукаланган җирләрдә дым каплаталар, чәчәләр. Күпьеллык үләннәрне тукландыру тәмамлану алдында. Ширкәт җитәкчеләре, белгечләре, фермерлар язгы кыр эшләрен, җирдә дым барында, башкарып калырга кирәклеген яхшы аңлыйлар.
27 апрельдә “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче” ширкәтләре бөртеклеләр чәчә. “Яңарыш” ширкәте иң беренчеләрдән булып 22 апрельдә чәчүне башлады. Без ул көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин белән басуга барып килдек. Кәче басуында “Кировец” тракторы арпа чәчә иде. Хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков белән баш агроном Рамил Мөхәммәтшин да шунда. Чәчү сыйфатын карыйлар. Яныбызга чәчү агрегаты килеп туктады. Трактордан яшь кенә бер егет сикереп төште.
– Илнур Гыйльмиев, Кәче авылыннан, – дип таныштырды ул үзе белән. – 24 яшьтә. Шушы “Кировец” тракторында 4нче елымны эшлим. Бик куәтле техника. Чәчкеч агрегатын гына күрегез, галәмәт, 8 метр киңлекне алып бара. Нәтиҗәсе булгач, акчасы да бар. Сезонга 130 мең сумлап чыга. Ә болай җир чәчүгә әзер. Дөрес, юеш урыннар да очрый.
Без Илнурга уңышлар теләп саубуллашырга ашыктык, эшләгән кешегә комачауламаска тырыштык.
“Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков:
– Хәл итмәслек проблемалар юк, – дип сөйләде. – Җирне узган ел көздән әзерләп калдырдык. Техника бар, кеше җитә, симәнә тупланган. Узган ел 16 апрельдә чәчүгә тотынган идек. Бер көн эшләдек тә бер атна басуга чыгып булмады. Яңгырлар комачаулады. Быел ничек булыр инде.
– Без симәнәне чәчәсе көнне агулыйбыз, – дип сөйләде “Яңарыш” ширкәте баш агрономы Рамил Мөхәммәтшин. – Тәэсир итү көче югалмасын дип.
Ул көннән соң һава торышы үзгәрде. Яңгырлар яуды, көчле җилләр дулады. Раил Шакирҗановтан: “Яңгырлар комачауламадымы?” – дип сорыйбыз. “Юк, комачауламады, чәчәләр”, – диде ул.
Кайбер саннарга күз салыйк. Районда барысы 73,5 мең гектарда язгы чәчү башкарасы бар, шуның 40 мең гектары – бөртеклеләр. 27 апрельгә 2,5 мең гектар мәйдан чәчелгән. Көзен сукаланган җирләрнең (барысы 73500 га) 17000 гектарында дым каплатылган һ.б.
Басуларда 120 агрегат эшли. Чәчәләр, тырмалыйлар, ашлыйлар, амбарларда симәнәне агулап, чәчүгә әзерлиләр. Һава торышы комачауламыйча язгы кыр эшләрен вакытында исән-сау башкарып чыгарга язсын!
Румия Надршина