2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратына яисә Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк.