Каш ясыйм, дип...

2021 елның 30 апреле, җомга

Быел кыш район урманнарына килеп чыккан бүрене атып үтерүләре турындагы хәбәргә шатланучы булмады. Киресенчә, социаль челтәрләрдә кызганып, беркемгә зыян салмаган җан иясенә ник тигәннәр инде дип, аңа мылтык күтәрүчене шелтәләп яздылар.

Районда соңгы бүрене атып  үтерүләренә шактый еллар узган иде инде. Ул да бик кызгандырды, чөнки өч аяклы гына иде, кайчандыр капкында өзеп  калдырган булгандырмы, шул хәлдә дә тамагын туйдырып яши алуына ис киткән иде. Ә аны кар чаналарында куып җитеп тирән карда атып үтергәннәр...

Аучыларны яклаучылар да, сүгүчеләр дә бар. Безнең бер хезмәттәшебезгә (ул аучы түгел) бервакыт: “Ауга ничек карыйсыз?” – дигән сорау биргәннәр иде. Аның җавабы мине шаккатырды һәм... ошады. “Мин ауга каршы түгел, – дигән ул. – Тик монда ике як та бертигез шартларда булырга тиеш!” Мәсәлән, куянны үз аякларың белән куып тотарга! Тота аласың икән – куян синеке! Өч аяклы гына булса да, бүрегә каршы чыгарга кайсы аучы җөрьәт итәр иде икән!

Кечкенә генә Балтыйк буе илләрендә дә бүреләр закон белән саклана икән. Табигатьтәге тигезлекне саклау өчен. Күлдә чуртан нәрсәгә кирәк? Ташбашлар йокымсырап йөрмәс өчен.

Узган гасырның утызынчы елларында бездә бүреләр законнан тыш, дип игълан ителә, ягъни аларның яшәргә хакы юк. Терлекләргә һөҗүм итеп зур зыян салалар, кешеләрнең котын алалар һ.б. Соры ерткычларны юк иткән өчен премияләр билгеләнә. Кайсы колхоз территориясендә атылса, шул колхоз аучыга бер бүре өчен бер сарык бирергә тиеш була.

Мин югарыда “кешеләрнең котын алган өчен” дип юкка гына язмадым. Чөнки бүреләрнең кешеләргә һөҗүм итүен раслаган бер генә дәлил дә юк! Барысы да каядыр, кемдер күргәнгә кайтып кала. Булачак халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев сугыш елларында туган авылы Гөберчәктән Үрнәк бистәсенә урман буйлап укырга йөргәндә күп очраша алар белән. Әмма бер генә ерткыч та адәм балаларына ташланмый, ә бит алар да гел тук кына йөрмәгәндер.

Безнең әнинең сөйләгәне хәтердә. Кечкенә генә этләре була аларның. Сугыш елларында бүре килеп капка астыннан шул көчекне  бәе белән бергә алып китә. Кая ул урамда, басуда эт йөрү!

Мин урманга ауга узган гасырның җитмешенче елларында йөри башладым.

Урманнарда бүре сукмаклары күп очрый иде әле ул елларда. Үзләрен дә очраткан булды. Казан аучылары эт белән куян ауларга кайталар. Озын колак-лы, бөтен рәвеше килгән этләр инде алар. Куянны яткан җиреннән күтәрүгә урманны яңгыратып өрә  башлый болар. Аучылар шул тавышларга карап урнашып куянны эләктереп (атып) алырга тырышырга тиеш. Менә шулай ау кызып барганда этләр тавышы тынып кала. Аптыраган аучылар инде этләрнең үзләрен эзләргә мәҗбүр. Эзләрен таба болар, тик үзләре генә юк. Бактың исә, ау этләренә бүреләр ау оештырган икән. Өреп килгән этләрне чолгап алып, җилкәләренә салып китеп барганнар...

Шунысы гаҗәп, ул елларда урманнарда бүреләр генә түгел, куяннар да күп иде. Урманчылар урманда калган печән кибәннәрен ашап бетергәннәр, дип зарланыр иде. Хәзер урманнарда бүреләр дә юк, куяннар да бетү алдында, “Кызыл китап”ка керер дип кем уйлаган үзләрен...

Аның каравы, һәркайда иясез этләр тантана итә бүген. Алар өчен сабый балаларны ботарлап ташлау да берни түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International