“Яңарыш” ширкәтендә (Иске Чүриле) 600 башка исәпләнгән комплекс төзелә.
– Төзелеш темпы яхшы бара, – дип сөйләде район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов. – “Кырлай” хуҗалыгында (Иске Иябаш) шулай ук 600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзергә әзерләнәләр. Бу торакларда савым сыерлары булачак.
Хуҗалыкларда көтүлек белән идарә итә торган санлаштыру программасы тормышка ашырыла бара. Терлекләрне көтүгә чыгаруга килгәндә, хәзер терлекләрне бер типта ашату гамәлгә кереп бара. Шулай да кайбер хуҗалыкларда җәйге лагерьлар бар әле. Мәсәлән, “Казанка” хуҗалыгы ел да савым сыерларын җәйге лагерьларга күчерә. Терлекләр көтүлек өчен бүленгән басуларда электр көтүчеләр ярдәмендә көтелә.
“Яңарыш” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы буенча осталык дәресләре оештырылган. Анда башка район белгечләре дә килеп, белемнәрен арттыра.