Суд хезмәткәрләре дә ярыша

2021 елның 30 апреле, җомга

Суд системасында эшләүче белгечләрнең хезмәте аерата җаваплы. Алар спорт тормышы белән дә актив яшиләр.

Чаңгы, хоккей, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, күпкырлы көрәш, бильярд, шахмат, өстәл теннисы – ярышлар ел әйләнәсе булып тора. 

Менә әле яңа гына Кукмарада “Зилант” спорт залында Бөек Җиңү хөрмәтенә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы суд системасында эшләүчеләр уйнады. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Ибраһимов, Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТРның Кукмара район суды рәисе Рәмис Мутиев катнашты. Ярышларда 13 команда, 42 кеше теннис уйнау осталыгына сыналды.

Ярышларда Татарстан Республикасы Югары суды командасы җиңде! Команда составында менә кемнәр иде: судья Илдар Рәшитов, аппарат хезмәткәрләре Резидә Гыйниятуллина, Азат Яһудин һәм Давид Бит-Мурат.

Арчалар да сынатмады. Арча район суды рәисе Марс Миндубаев Алабуга шәһәренең 4нче суд участогы җәмәгать судьясы  Ринат Рәхимов һәм Минзәлә районы судының отставкадагы рәисе Фәния Григорьева белән бер командада (“Союз–3с”) чыгыш ясады. Команда ярышта лаеклы рәвештә икенче урынны алды.

Күптән түгел Казанда Татарстан Республикасы судлары командалары катнашында “Азат пирамида” дигән бильярд ярышы булды.

Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТРның Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев һәм ТРның судьялар советы рәисе Роман Гафаров ярышта катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләделәр.

Нәтиҗәләр  шулай ук куанычлы. Арча район суды рәисе Марс Миндубаев һәм Татарстан Республикасы арбитраж суды судьясы Айдар Галиуллин үзара өченче урынны бүлештеләр.

Һәрвакыттагыча, ярышлар тәмамлангач, тантаналы шартларда җиңүчеләргә һәм приз-лы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырыла. Котлыйбыз!

Суд системасында эшләүчеләргә хезмәтләрендә һәм спортта уңышлар телибез!

 

Прокуратура аңлата

Хурлаган өчен җаваплылык

Хурлаган өчен штрафлар артты. Элек физик затларга 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафлар (Законның 1нче бүлеге) каралган иде.

Үзгәрешләр 2020 елның 30 декабреннән РФнең Административ хокук бозулар кодексының 5.61нче маддәсенә кертелде. Интернет, мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша һәм башка юллар белән кеше алдында  мыскыллаган өчен гаепле административ җаваплылыкка тартыла. Хәзер моның өчен физик затларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 700 мең сумга кадәр штрафлар (Законның 2нче бүлеге) каралган.

Массакүләм-мәгълүмат чараларында яки интернет челтәрендә хурлаган өчен чаралар күрелмәгән очракта да җаваплылык шактый көчәйтелде: вазыйфаи затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штрафлар (Законның 3нче бүлеге)  каралган.

Моннан тыш, вазыйфаи затлар эшчәнлегенә кагылган яңа закон нормалары барлыкка килде. Мәсәлән, әгәр дә дәүләт яки муниципаль эш урынын биләүчеләр яки дәүләтнең гражданнар яки муниципаль хезмәтен башкаручылар үзләренең вазыйфаларын башкарган вакытта мыскыллау-га юл куялар икән, ул вакытта аларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф яки 1 елга кадәр квалификацияләрен үзгәртү (Законның 4нче бүлеге) каралган.

Әгәр дә югарыда атап үтелгән урындагы затлар кабаттан шундый ук гамәлләр кылалар икән, ул вакытта штрафлар 100 меңнән 150 мең сумга кадәр салына яки 2 елга кадәр квалификацияләре (Законның 5нче бүлеге) үзгәртеләчәк.

Радик Хәбибуллин, Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International