Әлеге кошкайларның тарихы газета укучыларыбызга яхшы таныш. Кыскача гына искә төшереп узам.
Узган җәй крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айзат Сәлахов күл буенда печән чаба, ә үлән арасында кыр үрдәге оясы була. Бәхеткә, чалгыга үрдәкнең койрыгы гына эләгә. Әмма мондый хәлдән курыккан кош башка әйләнеп кайтмый. Оядагы тугыз йомырка суынып яисә карга-мазар авызына эләгеп харап булыр иде. Тик табигатькә битараф булмаган кешеләр моңа юл куймыйлар, Курса-Почмакта утыра торган тавык белешеп, йомыркаларны шуның астына салалар. Ун көннән (үз әниләре егерме көн утырган була инде) тугыз бәбкә борынлап чыга.
Тавык белән үрдәк бибиләрен күл буена күчерәләр. Алар шунда исән-имин үсә. Тавык бик игелекле ана булып чыга, сулар катканчы балалары яныннан китми. Без үрдәкләрне кул болгап җылы якларга озатырбыз, язын каршы алырбыз, дип йөргән идек. Тик үрдәкләрнең әниләрен ташлап китәселәре килмәде, тавык та суга керә алган кадәр кереп, балалары артыннан калмаска тырышты.
Тату гаиләне фермада уңайлы урынга урнаштырдылар. Инде зур үрдәк булган балалары әниләре белән куначага менеп кунаклыйлар иде. Тамаклары сыйлы булды. Әмма тавык кына чирләп, үлеп китте...
Бозлар эреп, күл су белән тулгач үрдәкләрне иреккә җибәрделәр. Әй, аларның куанулары! Чумалар, коеналар, очып та алалар. Аларга карап шатланып тордык. Шунда ике кыр үрдәге очып төшмәсенме! Берсе ата, икенчесе ана. Әллә балаларын эзләп йөргән әти-әниләреме? Ни генә булса да, бу мизгелләрдә барыбыз да бәхетле идек!