"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү. Дедлайн 2021 елның 17 сентябрендә..
Катнашу бушлай, оештыру кертемнәре юк.
«Глаголица» премиясе – яшүсмер әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядәге иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән осталык дәресләрендә катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Конкурс эшләрен танылган язучылар Виктор Лунин, Галимҗан Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Анна Русс бәяли.
Бүләкләү фонды:
* Әдәби сменага 120 юллама
* Озын исемлектә катнашучыларның әсәрләре басылган 120 альманах
* 36 электрон планшет
* 36 китап тупланмасы
* Гран-при ияләре өчен 8 «Бәллүр каләм» статуэткасы
Катнашырга теләүчеләр:
* https://www.glagolitsa-rt.ru/ сайтында теркәлә
* Анкета тутыра
* Конкурс турында Нигезләмәне өйрәнә
• Шәхси кабинетта таләпләргә туры килә торган конкурс эшен куя
Эшләр :
Рус телендәге шигырь (10-13 һәм 14-17 яшь)
Татар телендәге шигырь (10-13 һәм 14-17 яшь)
Рус телендәге проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
Татар телендәге проза (10-13 һәм 14-17 яшь)
Француз, инглиз, алман телләреннән рус теленә тәрҗемә (14-17 яшь))
Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә. Рус телендә эссеэтика (14-17 яшь)
Билингв (14-17 яшь)
Нигезләмә белән тулырак www.glagolitsa-rt.ru/ Катнашыгыз! сайтында танышырга мөмкин. Талантыңны ач һәм якты киләчәгеңә таба адым яса! Барыгызга да уңышлар телибез! Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручы "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды.
e-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru Телефон: 8 (843) 561-06-12