Арчалар “Җиңү диктанты”на кушылды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

29 апрель көнне Бөек Җиңүгә багышланган халыкара акция узды. Беренче тапкыр ул 2019 елда оештырылган иде.

Арча районында “Җиңү диктанты” акциясе 4 мәйданчыкта барды. 

Арчаның 2нче урта мәктәбендә, 5нче гимназиясендә, 3нче башлангыч мәктәбендә һәм педагогика көллиятендә узган акциядә 171 кеше катнашты. Иң күп язучы 2нче мәктәпкә җыелган иде. Биредә район мәктәпләре укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерде.

Районыбыз башлыгы Илшат Нуриев та “Җиңү диктанты”ннан читтә калмады. Арчаның 5нче гимназиясе укучылары һәм укытучылары белән бергә акциягә кушылды.   

Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтте. Барлыгы 25 бирем һәм аларны үтәргә 45 минут вакыт бирелгән иде. 15 биремгә җавап вариантлары бирелгән булса, калган 10 сорауга катнашучылар үзләре җавап яздылар. Һәр мәйданчыкта җаваплы кешеләр тарафыннан диктант язу тәртибе аңлатылды. Диктант язучылар тиешле дистанцияне саклап, саклык чараларын үтәп утырган иде.

“Сораулар алдан билгеле булмады, биремнәрне әлеге чара башланганчы 1 сәгать алдан гына кулыбызга алдык һәм катнашучыларга 14 сәгатьтә генә өләштек”, – диде район буенча куратор, район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева.

Эшләнеп беткәннән соң, үтәлгән биремнәр җыеп алынды. “Алар Казанга җибәреләчәк, нәтиҗәсе 24 июньдә билгеле була. Һәркем үз билгесен шәхси кабинетыннан махсус номер аша белә алачак”, – диде 5нче гимназиянең директор урынбасары Максим Ильясов.

Диктант язу тәмамланганнан соң, гимназиянең тарих фәне укытучысы Гөлнара Әхмәтханова белән дә сөйләшеп алдык. Әлеге чарада ул өченче ел рәттән катнаша. “Җиңү диктанты” – яшьләргә тарихны җиткерү ул. Мондагы биремнәр аша без азмы-күпме укучыларны тарихи үткәннәр турында уйландыра алабыз. Әлеге чара алдыннан югары сыйныф укучылары белән дәрестән тыш та Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйттек. Шуны да әйтәсем килә, бүгенге яшьләр тарих белән кызыксына һәм укучыларымның диктант нәтиҗәләре югары дәрәҗәдә булыр дип ышанып калам”, – диде Гөлнара ханым.

11нче сыйныфта укучы Камилла Гатауллина әлегә биремнәрне узган ел да эшләгән булган. “Әллә безнең белемнәр тирәнәйгән, әллә биремнәрне җиңеләйткәннәр, быелгы “Җиңү диктанты” җайлырак кебек тоелды миңа. Зур дулкынлану белән нәтиҗәләрне көтәбез”, – дип уртаклашты ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International