Сез дә соңга кала күрмәгез!

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Күптән түгел районның хөрмәтле табибы белән ашта бергә туры килдек.

Сүз иярә сүз чыгып, таҗлы вирус темасына да кагылып үттек.

“Ясатмаган булсагыз, ясатыгыз вакцинаны, – диде ул. – Бик начар авыру, мин моны үз башымнан кичердем, хатыным да авырды. Әти-әнигә дә вакцина ясаттык, сез дә соңга  кала күрмәгез!” – дип күз яшьләре белән диярлек үгетләде ул безне.

Әйе, күбебез бу афәт миңа кагылмас әле, дигән уй белән йөрибез шул. “Татарның тотып карамыйча күңеле булмый”, – дигән мәкаль дә бар. Хәер, әлеге очракта бу татарга гына кагылмый.

“Тотып карарлык” мисаллар үзебезнең янәшәдә генә. Узган ел, быел күпме танышларыбызны, райондашларыбызны югалттык. Аларның якыннары белән  очрашкалыйм. “Эх, элегрәк булмады андый вакцина...” – дип уфтана алар.

Узган ел элекке хезмәт-тәшебезне Казанга хаста-ханәгә салдылар. Хәлен белим дип шалтыраттым. “Ильяс, хәлем бик авыр, сулыш алулары бик кыен, саклана күрегез!” – диде ул авырлык белән генә. “Баштарак барасы булган икән, үтәр дип йөргән идем”, – дип тә өстәде. Соңгы сөйләшүебез булган икән...

Бик шомлы көннәр иде.  Үлем хәбәрләре фронттан килгән кебек. Телевизорны ачсаң “Өйдә утыр!” – дигән язу. Рөхсәтсез урамга чыгарга ярамый. Битлек кияргә кушалар – ул да юк. Арбидол дигән дару барлыгын да шул вакытта белдем, теге вирусны профилактикалау өчен файдасы бар икән.  Даруханәләргә сирәк керәм – ул да юк... Ерактагы авылдан танышым шалтырата: “Без авылыбыз белән авырыйбыз, фельдшер халаттан гына, өйгә керми, даруларны капкага кыстырып китә. Умарталарны да сатам, йөрерлек хәл юк инде”, – ди.

Тагын бер танышыбызны Казанга хастаханәгә салганнар. Беркөнне үлгән икән, дип шалтыраттылар. Монысы инде бигрәкләр дә авыр тоелды, үләргә тиешле кеше түгел иде әле ул. Кем әйтмешли, эчтән генә еладык. Мөхәрриребез белән  уфтанышып утырдык та, ул ышанып бетмичә аның телефон номерын җыйды. Алланың рәхмәте, кемдер алды бит телефонны! Шул танышыбыз үзе! “Аппарат белән  генә сулыйм, хәл бик авыр, үлгән дип кергәләп тә карадылар инде, әмма мин исән!” – ди. Үлгән хәбәрен ишетүебез турында белгәч көлеп тә куйды әле.

Үлгән хәбәре чыккан кешенең гомере озын була, диләр. Шөкер, әлеге дустыбыз матур гына эшләп йөри.

Узган ел арбидол да таба алмый йөрсәк, быел безне таҗлы вируска каршы вакцина белән куандырдылар. Үзебезнеке генә дә өчәү! Узган елгы хикмәтләрне кичергән халык аны түземсезлек белән көтеп алып ясату өчен чиратка басарга тиеш иде кебек. Бушка булгангамы, әлегә андый чиратлар күренми. Күпләр минем кебек уйланып йөриләрдер  инде...

Мин дә кич тә уйлыйм, иртән дә уйланам, син, Ильяс, гел кеше арасында, моңарчы Аллаһы Тәгалә сине саклап йөртте инде, аңа рәхмәт әйтеп, әллә тәвәккәлисеңме?

Участок табибы Айрат Шакировичның номерын җыям, хәлне аңлатам. “Ильяс абый, дөрес эшлисең, үзеңә кайчан җайлы, шунда кил!” – ди.

Бөтен уй-шикләрне урамда калдырып поликлиника ишеген ачып кердем. Ачык йөзле шәфкать туташлары кайсы кабинетка керәсен, нишләргә кирәклеген аңлатып бирделәр. Температураны, кан басымын үлчәделәр, тиешле мәгълүматларны тутырдылар. Айрат Шакирович ул мәгълүматларны тагын бер карап чыгып, вакцина ясарга ярый, дигән рөхсәтен бирде.

Ә вакцинаның үзен ясаганда сизелмәде дә кебек. Шәфкать туташлары исәнлек-саулык теләп, кулга нәрсәләр эшләргә ярый-ярамавын күрсәткән кәгазь тоттырып, 21 көннән вакцинаның икенчесен ясатырга кирәклеген искәртеп озатып калдылар. Ике-өч көн аеруча сакланасы.

Мин бу юлларны дүртенче көнендә язам. Бернинди катлаулыклар сизмәдем. Күңелдә канәгатьләнү хисе бар. Чөнки, Аллам сакласын, тегенди-мондый хәл булып, син шул вакцинаны да ясатмадың бит дип, үкенерлек булмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International