Сөенепләр кайтып киләм
Сменамны бетереп (төнге!).
Сөбханалла дия-дия
Як-ягыма төкереп.
Әй, йөгерәм, чабам үзем,
Арттан куалармени!
Бүген төнгә эшкә булса,
Йокылар туймас диеп.
Каршы искән җилкәйне дә
Җиңеп барам, элдертәм.
Яннан узып барган җилгә
Аяк чалып йөгерәм.
Менә бит дуслар, нишләтә
Эшне яратулары!
Бер генә көн дә теләмим
Эшемнән калуларны!
Аллаһыма рәхмәт әйтеп,
Һич кенә дә туймыйм мин.
Сәламәтлек биргән өчен,
Көч, дәрт, куәте өчен. (Әлһәмдүлилләһ)
Фирдия Гыйниятова.
Казан–Арча
Без Фирдия ханымның шигырь юлларына салган хис-тойгыларын сайтка урнаштырдык. Шуннан безгә сайтны укучыларыбыз уй-фикерләре турында шалтыратып әйтә башладылар.
– Сезнең сайтта урнаштырылган “балалар дия-дия эшләгән пенсионер монологы”н укыгач еладым, бердән, төнге сменада эшләгән пенсионерны кызгандым, икенчедән, үзебезне жәлләдем, – дип шалтыратты безгә Кәримә (үзен шулай дип таныштырды). – Менә минем әни дә, әти дә исән түгел. Булышырга кеше юк. Ә квартир кредитын түләргә кирәк. Исән булсалар, эшләп булышырлар иде. Үлгәндә әни шулай дип әйтеп үлде. Сәламәтлекләре бар икән – эшләсен пенсионерлар. Күпсенмик. Пенсияне арттыралар да арттыралар, хезмәт хакын арттырырга кирәк, ди кайберәүләр. Пенсияне дә үстереп торсыннар. Үзләре өчен генә түгел, балалар дип яши бит инде алар. Беркөнне бер әби кибеттән 5 пилмән алды. Моны күргәч йөрәк әрнеде...
– Элеккеге әбиләр юк ул хәзер, – дип сөйли Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова. – 60та җир җимертеп эшлиләр. Минем үз апам да Ижауда ике эштә эшләде. Хәзер бер эштә. 1000 бала укыган мәктәптә идән юа. Аның өстенә үз урамына “Яңарыш” гәҗитен өләшә. Урам комитеты хезмәтен дә башкара. Һәр урамның үз җаваплы кешесе бар бит. Сайлаулар вакытында депутатларга булыша. Апам Гөлфәния Гатиятуллинага 69 яшь! Ижау шәһәренең мактаулы таныклыгы бар.
– Гөлгенә, элекке әбиләр турында да сөйлә инде!
– Ак яулык бәйләп, намазлык өстендә утыручы әбиләр алар. Без үскәндә күршедә бер әби яшәде. Җиңги әби, дип йөртә идек. Җыйнак кына, ялт иткән өй, ишегалдында тавыклары җырлап йөрер иде, һәрвакыт кулында комганы булды... Шул Җиңги әби сугышта дүрт улын югалткан. Әле белдем. Урыннары югары Фирдәвес җәннәтендә булсын.
– Пенсия акчасы тиешле дәрәҗәдә бирелсә, өлкән яшьтәгеләр бәлки эшләп тә йөрмәс иде, – дип яза Гөберчәктән Халидә Габидуллина. – Һаман балалар дия-дия үз кадереңне дә онытмаска кирәктер. Кайберәүләрнең балалары ялкау. Бу әти-әнинең тәрбиясе җитмәүдән, дип беләм. Баланы кечкенәдән үз яныңда хезмәт белән тәрбияләп үстерергә кирәк. Хәзерге заманда бөтен кеше кредит белән яши. Пенсионер әти-әни балаларына шуны түләргә булышу өчен дә эшли. Ә аның өчен сәламәт булу кирәк.
Бу шигырьне 40тан узган авыру баласын караучы, акча җитмәгәннән төнлә эшләргә мәҗбүр булган ана язган дигәч, Халидә ханым болай диде:
– Инвалидка, инвалидны караучыга пенсияне хөкүмәт тиешле дәрәҗәдә бирсә, мөмкинлекләр тудырса, ана кеше тыныч күңел белән баласы янәшәсендә булыр иде. Акча җитмәүдән мәҗбүри эшләүче анага һәйкәл куярга кирәк!
Рәхмәт, ана монологына битараф калмаучыларга.