Елмаю сезгә бик килешә!

2021 елның 7 мае, җомга

Шушы көннәрдә Кәче авылында гомер итүче хезмәт ветераны Асия Зиннәт кызы Галиева 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Асия апа 1941 елның 1 маенда Кәче авылында Хәдичә апа һәм Зиннәт абый гаиләсендә  төпчек бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 10 бала булалар. Балачагы, яшүсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бүгенге көндә аның апасы Сания генә исән-сау, Кәче авылында яши.

Асия апа Кәче җидеелык мәктәбен тәмамлаганнан соң фермага эшкә керә. Гомере буе һөнәренә тугры калып, 41 ел сыер савучы булып эшли.

Ул заманда “Авангард” колхозына кергән Кәче авылының тәҗрибәле савымчысы, район партия комитетының XXXI конференциясе делегаты була. Тырыш хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән. Тагын бик күп медальләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары күп аның. Элек бергә  эшләгән хезмәттәшләре аны туры сүзле, киң күңелле, ярдәмчел булуы өчен хөрмәт итәләр, хәзер дә   аралашып яшиләр. Заманында остаз савымчы булган Асия апа һөнәренең нечкәлекләренә фермага эшкә килгән яшьләрне дә өйрәтә.

1967 елда Кәченең иң чибәр егетләренең берсе Әлфрид белән гаилә корып җибәрә.  Бер-бер артлы 3 кызлары дөньяга килә. Ире Арча “Заготзерно”сында эшли. Тик Әлфриденең гомере кыска була, 36 яшендә бакый дөньяга китеп бара. Ире үлгәндә кече кызлары Әлфия нибары 8 айлык була. Ялгыз 3 баланы үстерү, тормыш алып бару Асия апа җилкәсенә кала.

– Әлфридтән соң тормыш арбасын тарту җиңелләрдән булмады. Ләкин авыр, тынгысыз хезмәт кайгыны җиңәргә ярдәм итте. Иремнең әнисе белән аның апасы миңа бар эштә дә ярдәмче булдылар. Алар белән 29 ел бергә тату яшәдек, – ди ул.

Асия апа 3 кызына әйбәт тәрбия бирә, теләгән һөнәрләрен үзләштерергә ярдәм итә, фатихасын биреп олы тормыш юлына озата.

Олы кызы Гөлгенә хисапчы һөнәрен сайлый. Уртанчы кызы Гөлнар Арчаның икенче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Кече кызы Әлфия район үзәк хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Өчесе дә гаиләләре белән Арчада яшиләр.

– Без хезмәт тәрбиясе белән үстек. Беркайчан да эш бүлеп бирелмәде, һәркем үз эшен белеп башкарды. Кемдер өйдә эшләде, кемдер бакча, йорт тирәсендә. Фермага барып әниебезгә булышырга да өлгерә идек, – ди Гөлнар.

41 ел стажы бар Асия апаның. Ул 1996 елда лаеклы ялга чыга һәм оныкларын тәрбияләргә булыша.

– Яшьлеккә кайтып булса, әлеге һөнәреңне сайлар идеңме? – дип сорадык аннан.

– Үз һөнәремне сайлар идем, башкасы турында уйлаганым да булмады. Чөнки мин хезмәтемне чын күңелемнән яратып башкардым, авылыма, аның табигатенә, челтерәп аккан чишмәсенә кечкенәдән гашыйк идем, – дип җавап бирде.

Бүгенге көне бик бәхетле Асия апаның. Туган авылында, үз нигезендә гомер кичерә. Биш вакыт намазын укый, уразасын тота. Тәрәзә төбе саен яран гөлләре үсә. Җәен бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә.

– Апам Сания гаиләсенә, күршеләремә рәхмәтем чиксез. Балаларым гаиләләре белән Арчада яшәсәләр дә көн саен кайтып, хәл беләләр, ярдәм итәләр. 6 оныгым, 2 оныкчыгым бар. Моннан да зур бәхет буламени?! Хәзер дөньялар рәхәт, ут, газ бар, су өйдә. Яшьләр шул рәхәтлекнең кадерен белеп, туган якларын онытмыйча, хезмәт сөеп, әти-әниләрен зурлап яшәсеннәр иде, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International