Арча халык театры үзешчәннәре куйган “Хаҗи әфәнде өйләнә” премьерасы турында бер яздым инде. Сүз озынга китә дип, фикерләрне язып бетереп кенә булмады. Кабаттан язам.
Спектакльдә яучы образы Нәсимә ролен башкарган Илсөяр Яхина турында аерым язып үтәсе килә, чөнки ул премьерага 5 көн кала рольгә алына. Күп сүзле роль. Шул арада ничек сүзләрен ятлап бетергән, дип шаккатасың! Бу рольне Гөлнара Гыйниятуллина башкарасы булган. Әнисе мәрхүм булып, авыр туфрагы җиңел булсын, Гөлнара премьерада уйный алмый. Тиз арада яучы роленә кеше табарга кирәк була. Шушы спектакльдә Хаҗи әфәнде хатыны Галимә абыс-тай ролен башкарган хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева болай дип сөйли:
– Премьера алдыннан рольгә яңа кеше табуы бик кыен. Аның сүзләрен өйрәнәсе, рольгә кереп уйныйсы бар. Уйлаштык та, район үзәк китапханәсендә эшләүче Илсөяр Яхина белән сөйләштек. Илсөярнең китапханәдә оештырылган чараларда сәхнә күренешләрен уйнаганы бар. Рәхмәт, ул безнең чакыруга каршы килмәде, риза булды. Үзегез күрдегез, ролен дә матур гына башкарып чыкты.
Спектакль яучының яшь кәләш өенә килүе белән башланып китә.Кәләшнең абыйсы белән сәхнәдә шактый озак сөйләшү бара. Сүз көрәштерү генә түгел, кылана белергә дә кирәк бит әле! Ул гынамы, әле алар бииләр дә! Илсөяр Яхинаның роле спектакьләр куеп остарып беткән Илдус Хәбибуллин белән туры килүе дә отышлы. Афәрин, бик матур килештерделәр. Илсөяргә без уңышлар телибез!