Күрешергә бер форсат

2021 елның 7 мае, җомга

3 һәм 4 май көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесләре уздырды.

Рамазан аенда андый мәҗлесләр ел да оештырыла башлаган иде. Тик узган ел коронавирус нәтиҗәсендә генә булмый калды. Һәм быел яңадан шул матур гадәт үз урынына кайтты.

3 май көнне ифтар мәҗлесенә ир-атлар чакырылган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше районнар җитәкчеләре һәм хәзрәтләре, шәһәр һәм авыл имамнары, тәрәвих намазларында Коръән хәтем кылган хафизлар катнашты.

– Шушы көннәрдә генә районда 93нче мәчет төзелә башлады. 150 мөгаллимәбез бар. Мәдрәсәләрдә 1500 кеше дини белем ала. Шуларның 400е – балалар. Укыту бүлеге җитәкчесе Рая апа Фәтхуллина тырышлыгы белән төрле бәйгеләр, дини кичәләр үткәрелә. Аларда балалар бик актив катнаша, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Икенче көнне үткәрелгән ифтар мәҗлесенә озак еллар мәдрәсәләрдә балаларга дини белем биргән мөгаллимәләр, районның зыялы хатын-кызлары чакырылган иде. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Казаннан “Мөселман хатын-кызлар берлеге” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Кукмара районы Өркеш авылында “Фәниябикә” мәчете төзетеп, шунда мәдрәсә ачкан, җәйге лагерьлар, мөселман сабантуйлары оештырган Фәния Җәләлиева, “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов  катнашты.

– Дин өлкәсендә районда зур эшләр башкарыла. Монда шушы ифтар мәҗлесендә утыручыларның өлешләре бик зур. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәрсез, сафларыгыз яшьләр белән тулыланыр, дип өметләнәбез, – диде Алсу Мөхәммәтова.

– Мөселман булган, ураза тоткан кешенең йөзендә нур балкый, диләр. Сезнең йөзләрегез нурлы. Рамазан ае ахырына кадәр шулай булсын. Район башлыгына зур рәхмәт. Үз халкына карата шулай игътибарлы җитәкчегез булу белән бәхетле сез. Аллаһы Тәгалә эшләрен уң итсен. Сез дә ярдәм күрсәтегез. Халык ярдәме булса, район да чәчәк ата. Барыгызга да сәламәтлек телим. Киләсе уразада да күрешергә насыйп итсен, – диде Наилә ханым Җиһаншина һәм башкарган эшләрен югары бәяләп, Әмир хәзрәт Миңнемуллинга, Рая ханым Фәтхуллинага да рәхмәтен белдерде.

Ранис хәзрәт вәгазь-нәсыйхәт белән чыкты, Фәния ханым башкарган эшләре белән якыннанрак таныштырды. Авыз ачканнан соң азан әйтелде, ахшам намазы укылды.

– Безне очраштырган, күрештергән, аралаштырган шундый мәҗлесебезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Аны оештырган өчен район башлыгы Илшат Нуриевка чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Рая ханым Фәтхуллина 13 май көнне көндезге 1 сәгатьтә “Җиңү” паркында үтәчәк балалар өчен Гает бәйрәме турында белдерде,  мөгаллимәләрне балалар белән бергә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International