Моңсу, әмма якты истәлек

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Озак еллар район башкарма комитеты секретаре булып эшләгән Мәрьям апа Гайнуллина пенсиягә  чыккач та ара-тирә телефоннан шалтыратып хәлләрне белешә иде.

Сүз ахырында: “Ильяс, ул тирәдә мине белгән  кешеләрдән син генә калдың инде, мин үлгәч газетада бер-ике җылы сүз язарсың әле”, – дип әйтеп куяр иде. Мондый рухта аерылышасы килми: “Ашыкмагыз әле Мәрьям апа, анда барырга беркайчан да соң түгел!” – дигән булам.

Әйбәт, киң күңелле кеше иде Мәрьям апа, эш барышында еш мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Беркайчан да вакытым юк, дигәне булмады. Йомыш белән килүчеләрне дә игътибар белән тыңлап, тәмле теле белән иркәләп, кирәкле кабинетка илтер иде.

Соңгы вакытта “иде” дигән сүзләрне еш кулланырга туры килә. Әле күптән түгел генә Фәрит Гыйлаҗевны  югалттык. Гаять тыйнак, тирән белемле бу кеше күп еллар район ветеринария лабораториясен җитәкләде. Аның семинарларда, төрле җыелышларда ясаган чыгышларын тыңлап сокланып кайта идем. Үз хезмәтенең профессоры иде инде менә! Шул кадәр сеңдереп, аңлаешлы итеп сөйли. Югары уку йортында студентлар алдында дәрес бирә дип белерсең! Бу турыда үзенә дә  әйткәнем булды. Без бер чор кешеләре, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәдек. “Әй, Ильяс, килештереп әйтә дә беләсең инде үзең!” – дип кеткелдәп көлгән иде.

Без аның белән газета битләрендә дә кызыклы әңгәмәләр оештырдык. Матбугат сүзенең көчен югары бәяли иде ул.

Көтмәгәндә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов та арабыздан китеп барды. Газетаның ролен дөрес аңлаган җитәкчеләрнең берсе иде ул. “Шундый мөһим тема бар, шул турыда газета аша халыкка җиткерсәк әйбәт булыр иде”, – дип еш шалтырата иде. Белгечләр дә газета укучылар сорауларына бик теләп җаваплар, киңәшләр бирделәр. Район газетасы шушы юнәлештә актив эшләве өчен республика күләмендә берничә тапкыр җиңүче булды.

Мәрьям апа дөрес әйткән, вакыт үтү белән сине, мине белүчеләр, хәтерләүчеләр бетеп тә китәргә мөмкин. Шушы көннәрдә генә: “Гали Бәйрәмовичны җирләп кайттык”, – дип шалтыраттылар. Бу турыда яшьрәк таныш-белешләремә дә әйттем. “Кем иде ул?” – дип сорыйлар. “Заманында районның хөрмәтле хирургы иде ул!” – дим. Районның атаклы баш табибы Владимир Иванович Кувин шәкертләренең берсе. Владимир Иванович үзе дә хирург иде, бик күп яшь белгечләрнең остазы булды. Өлкәнрәк буыннар әлеге шәхесләрне зур хөрмәт белән искә ала. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып аз гына эшләргә өлгергән Хуҗиев Вәгыйз Рәфкать улы турында бүген дә сагынып сөйлиләр.

Вәгыйз Рәфкать улы бүләк иткән кызыл тышлы русча-татарча медицина энциклопедиясе безнең эшебездә бүген дә бик кирәкле өстәл китабы. Шундый игелекле, кешелекле шәхес иде ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International