Дүрт бертуган сугышка чыгып китә

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

9 май. Кичке сәгать 6 тулып килә. Түбән Мәтәскә мәдәният йорты янына килеп туктадык.

Урам буйлап “Ремонт механика заводы” җәмгыяте җитәкчесе, шушы авылда туып-үскән Даниял Фәсәхиев килә. Күрешкәч, “Һәйкәл, чишмәләрне карап килдем”, – диде. Әкренләп туганнар, авылдашлар җыела башлады. Китте күрешүләр, кочаклашулар... Фойедагы күргәзмәләр белән танышкач, кичә башланды.

Кичәне алып баручы китапханәче Гөлназ Гыйләҗева: “Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхетдин бабайның 4 баласы – Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, – дип сөйләде. – Бүген бирегә Фәсәхетдин бабайның оныклары җыелды”.

Дүрт егетнең икесе – Шакирҗан һәм Мәгъсүмҗан сугыштан исән-сау кайта. Сәхнәгә Шакирҗанның улы Даниял Фәсәхиев чыга. “Әти Көнбатыш фронтта Великие Луки шәһәре тирәсендә бик көчле сугышларда катнаша, – дип сөйләде ул. – Үлүчеләр шулкадәр күп була: танк, машиналар үтү өчен юлны чистартканда мәетләрне бүрәнә кебек ике якка өя баралар. Авыллар урынында морҗалар гына утырып кала. Әти безнең кыр разведчигы булып хезмәт итә. Ял итәргә бер морҗа янына туктаган вакытта мина шартлап, әтинең аягы яралана. 3-4 көн ат абзарында яталар. Шәхесләре ачык-

ланмый торып, госпитальгә озатмаганнар. Әтинең аягында гангрена башлана. Тездән түбән аягын кисәләр...”. Кызы Рузилә апа (күптән түгел вафат булды) исән вакытта “Әти безнең тегермәнче булып эшләде, бик әйбәт кеше иде. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне эшләде. Авыл халкы үзен бик яратты”, – дип сөйләгән иде. Әле яңа гына Даниял белән Камил һәм бертуганнары Шамилнең улы Руслан әтиләре сугышта булган җирләрдә булып кайталар. Улы Камил экраннан күренешләрне күрсәтә-күрсәтә Великие Луки янындагы сәяхәтләре турында сөйләде. Аларны анда авыл җирлеге башлыгы йөртә. Хәтта окоп, траншеялар урыннары да күренеп тора. Әтиләре яраланып яткан ат абзары урыны да сакланган. Фәсәхиевлар сугыш каһарманнары хөрмәтенә төзелгән һәйкәл, туганнар каберлеге янына туган җирдән алып килгән нарат агачы утырталар. Шушында ил азатлыгы өчен көрәшкән Шакирҗан Фәсәхиев хөрмәтенә Арчадан ясатып алып килгән истәлек тактасы да куялар.

Тыныч тормышта Шакирҗан белән Һаваның бер-бер артлы балалары туа: Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Рузилә ападан кала, бар да бүген биредә. Шакирҗан абыйның кызы Нурзидә ханым шәҗәрә эшләгән. Шул турыда сөйләде. 

Фәсәхетдин бабайның тагын бер улы Әхмәтханның кызы Ләлә апа да кызлары белән биредә. Ләлә апаның энесе Илдус абыйның кызы Резедә Солтанова бик дулкынланып сөйләде: “Әхмәтхан бабай хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде. 2020 елда билгеле булды: безнең Әхмәтхан бабай 1941 елның декабрендә Суслонгер лагеренда авырып вафат булган икән! Бу бит коточкыч хәл! Үз илеңдә концлагерь! Гарьләнеп еладык...”

Кичә әнә шундый дулкынландыргыч чыгышлар, истәлекләр, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Фәсәхетдин бабайның иң олы улы Йосыфҗанның кызы Лена апа да кайткан.

– Әти сугышка киткәндә миңа 3 яшь булган, – дип сөйләде ул. – Без өч бала. Бүген инде үзем генә исән. 83 яшьтә. Әти сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалды. Әни гомере буе көтте... 9 май минем өчен...

Сүз өзелде. Лена апаның күзләрендә яшьләр иде.

Сугыштан исән-сау кайткан ике ир туганның берсе – Мәгъсүмҗан турында энесе Шакирҗанның улы Данир сөйләде. “Очрашуга балалары кайта алмады, – диде ул. – Мәгъсүмҗан абый сугыштан 1945 елда кайта. Тимер көпчәкле тракторда эшләгән кеше ул. Гомере буе тракторда эшләде”. Мәгъсүмҗан 63 яшьтә вафат була.

Сугышта катнашкан дүрт ир туганның әтиләре Фәсәхетдин бабай 1942 елның көзендә 72 яшендә вафат була. Хатыны Хәерниса апа алданрак бакыйлыкка күчә. “Казанга веранда эшләргә барган җиреннән үлә, – дип сөйләде улы Шакирҗанның кызы Нурзидә. – Эшне төгәлләү өчен берничә кадагы җитмичә калган була. Базарга чыгып китә. Шунда пәлтә итәге трамвайга эләгеп, бабай әрәм була. Без аның каберен белмибез дә. Казан зиратына күмелә ул”. Улы – бер аяксыз Шакирҗан сугыштан буш өйгә кайтып керә...

Бүген, әнә, зал тулы онык-лары. Тормыш дәвам итә.

Матур очрашу булды. Үзенә бертөрле кызыклы һәм моңсу очрашу. Бер йорттан күбәү сугышта катнашкан гаилә турында. Узган ел шундый ук очрашу Гайнетдиновлар нәселенә багышлана. Бер гаиләдән сугышта дүрт ул катнаша һәм барысы да исән-сау әйләнеп кайта. Түбән Мәтәскә мәдәният йорты җитәкчесе Илнас Гыйләҗев идеясе дәвамлы булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International