Тынычлык турында җырлыйбыз

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары районыбыз авылларында 7 майдан ук башланып китте. Авылларда яшәүче райондашлар сугыш каһарманнары хөрмәтенә эшләнгән һәйкәл янына җыелып, ачы сугыш елларын, илебезгә җиңү китергән әби-бабаларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шундый чараларның берсе Яңа Кенәр авылында 8 май көнне узды. “Без җырлыйбыз тынычлык турында” исеме астындагы тантаналы митинг авыл җирлеге, урта мәктәп укытучылар һәм укучылары, Туфан Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән иде.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов котлау һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. Тантаналы чараның кунагы Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин да ихлас котлау сүзләрен җиткерде. “Быел безнең илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын каршы ала. Илебезгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз каршында баш иябез һәм чиксез рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Киләчәк тормышыбыз имин, көннәребез якты, күңелләребез шат булсын. Бу авыр еллар башка беркайчан да кабатланмасын!” – диде ул.

Бәйрәм чарасының иң дулкынландыргыч һәм мөһим мизгеле Яңа Кенәрдә гомер итүче бердәнбер сугыш ветеранын каршы алу булды. Унынчы дистәсен ваклап килүче Мидхәт Сәфәровны митингка махсус хәрби машинада алып килделәр. Авылдашлары аны алкышлар белән каршы алды. Мидхәт ага үзенең чыгышында дәһшәтле сугыш елларын искә алып,  бәйрәмнең олылыгын, көтеп алынганлыгын ассызык-лады, бүгенге һәм киләчәк буынга аяз күк йөзе, тынычлык теләде.

Әлеге тантаналы чарадан соң, авыл җирлеге башлыгы, урта мәктәп директоры, китапханә хезмәткәрләре, авыл җирлеге әфганчылары оешмасы җитәкчесе һәм мәктәп укучылары Яңа Кенәр җирлегенә керүче Яңа Ашыт авылына барып, һәйкәл каршына чәчәкләр салдылар. Җирлекнең  әфганчылар оешмасы җитәкчесе Рашат Салихҗанов үзе иҗат иткән шигырь юлларын, югары сыйныф укучысы Алия Абдрәшитова Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәре”ннән өзек башкарды, хәрби темага җырлар яңгырады.

 Яңа Кенәр һәм Яңа Ашыт авылларыннан сугышка киткән 323 каһарманның 162се кире әйләнеп кайтмый. Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәндерә. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчә. Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнә. Бүгенге көндә биредә  18 тыл ветераны яши.

Тыныч тормыш, аяз күк йөзен бүләк иткән кадерле ветераннарыбызны кабат Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Өлкән буынның батырлыгы Ватаныбыз тарихына мәңгегә алтын хәрефләр белән язып куелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International