10 майда Арча шәһәрендә яшәүче Елена Александровна Бачевага 100 яшь тулды.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов аны юбилее белән котлап бүләкләр тапшырдылар.
Елена әби хезмәт юлын 1938 елда “Кызыл тау” колхозында (Корайван авылы) ветсанитар булып башлап җибәрә. Аннан соң шул ук хезмәтне район ветеринария берләшмәсендә 1998 елга кадәр дәвам итә. 60 ел эш стажы булган ветеран ул! Хезмәт кенәгәсендә эшкә алу һәм лаеклы ялга китүе турындагы язулар гына.
Елена Александровна игезәк уллар үстерә. Ветеринария берләшмәсе урнашкан бинаның икенче катында гаиләләр яши. “Безнең балаларны да карап үстерде ул”, – дип, аңа рәхмәт укыйлар.