Бүләккә – җырлы-биюле бәйрәм

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Район җитәкчеләре сугыш ветераннарын өйләренә барып котладылар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар, хәлләрен белделәр.

Җиңү көне алдыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына әнә шундый зур бүләк ясады алар. Арча Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агиткульт-бригада чараны җырлы-биюле чыгышлар белән бизәде. Чын бәйрәм тантанасы булды ул. Аңа ветераннар яшәгән урам халкы да кушылды, алкышлары белән бәйрәм котлауларын ирештерде.

Әлеге чаралардан күренешләрне инстаграм битләренә куйгач, йөрәккә ятмастай комментарийлар язучылар булды. Имеш, күз буяу өчен генә йөриләр. Миңа калса, чын йөрәктән котлауларны ирештерү бу. Ветераннар хәзер олы яшьтә. Кайчандыр гөрләтеп яшәп, җиргә нык басып йөргән кешеләр бүген өйдә генә тора. Ә тормышның гүзәллеген олы яшьтә дә күрәсе килә. Олы хөрмәтләрен белдереп, менә шул матурлыкны бүләк итәргә теләде җитәкчеләр кадерле ветераннарыбызга.

Аннан олы яшьтә аздан хәтер кала, аздан гына да күңел була. Ветераннарыбызның

сөенгәннәрен күрсәгез. Йөзләре елмая, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, сөенечләреннән кая басарга белмиләр. Шуларның шат йөзләрен күрү өчен генә дә әллә ниләр бирерлек.

Беренче булып Сибгатуллин урамында яшәүче Әхмәтвәли Хәкимов  яшәгән йорт каршында тукталдык. Алданрак килү сәбәпле, Әхмәтвәли абый белән сөйләшеп алырга булдым.

– Быел минем турында язарга кирәкми. Киләсе елга 100 яшь тула. Шунда килерсез, – диде ул беренче сүз итеп.

Ул вакытта да язарбыз, сезнең кебек кешеләр турында күпме язсаң да була, дигәннән соң гына капка төбендәге эскәмиягә барып утырып үзе турында сөйли башлады.

Шура авылыннан ул. 1922 елның 3 сентябрендә туган. Сугыш башлангач та егетне окоп казырга җибәрәләр. 1942 елның апрелендә фронтка китә.

– Башта Ижевскида өйрәтүләр булды. Өч айдан сугышка алып киттеләр. Иң беренче чирканчыкны Ржев шәһәре янында барган сугышта алдым. Шунда ук яраландым да, – диде ул аягындагы әле дә бетмәгән яра эзен күрсәтеп.

Әлеге сугышта Әхмәтвәли Хәкимов “Ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә. Госпитальдә ята. Аякка баса. Смоленск янындагы сугышка барып керә. 1943 елда кабат яралана. Бу юлы башына зур зыян килә. 45 көн комада ята. Аны үлгән дип уйлыйлар. Әмма гомере бетмәгән була. 1944 елда 22 яшендә икенче төркем инвалид булып авылга кайта.

– Март ае иде. Чәчүгә әзерлек чоры. Эшкә кереп чумдым, – ди ул. – Аннан МТСка бардым. Кочак җәеп каршы алдылар. “Монда хатын-кызлар гына. Трактор кабыза алмыйлар. Булышырга кеше кирәк”, – диделәр. Үзем дә тракторга утырдым. 1960 елга кадәр механизатор булып эшләдем. Акча бирми башлагач, киномеханиклыкка укырга киттем. Авылларда кино күрсәтеп йөрдем. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булдым. Хатыным белән дүрт бала үстердек. Икесе Арчада яши. Хатыным вафат булгач, Арчага улым Фидаил янына яшәргә килдем. Кадер-хөрмәттә торам, Аллага шөкер. Авылда минем кебек сугыштан яраланып кайтучылар күп иде. Бар да үлеп бетте, мин яшим әле.

...Озакламый ветеран янына район башлыгы Илшат Нуриев килде, аны Җиңү көне белән котлап, чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды.

– Кызганыч, ветераннарыбыз саны бик аз калды. Әмма бүген без сезгә килдек әле. Сезнең белән аралашырга шундый рәхәт. Киләчәктә дә исәнлектә, саулыкта очрашырга язсын. Нәкъ менә сез яулап алып кайткан кебек тагын бик күп язлар насыйп булсын сезгә. Балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә язсын. Сугышта, сугыштан соң илне торгызуда күрсәткән батырлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Хәзер без тыныч тормышта яшибез. Киләчәктә дә шулай булсын, – диде район башлыгы ветеранны, район халкын Җиңү көне белән котлап.  Хәрби комиссар Алмаз Борһанов җитәкчелегендә яшь армиячеләр күпереп пешкән икмәк алып килгәннәр иде. Мәдәният хезмәткәрләре Расих Галимҗанов, Алинә Шиһабиева, Артур Хафизов, Данис Гайфуллин, Адилә Салихова, Дилүс Сәлахов җырлар һәм биюләр бүләк иттеләр.

“Яшьлекнең язында, вәгъдәләр хакына, тизрәк әйләнеп кайтыгыз”, – дип җырлады Расих. Әйләнеп кайтканнардан да районда 12 генә сугыш ветераны калды. Илшат Нуриев Арчадан Үзбәк Сабиров, Госман Габдрахмановны да бәйрәм белән котлады. Алар урамында да җырлар яңгырады, бәйрәм булды.

Зур Бирәзәдән Шәрифҗан Шәфыйков, Яңа Кенәрдән Мидхәт Сәфәров, Симетбаштан Габдрахман Сафин янында район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов булды. Үзешчәннәребез аларга да җырлы-биюле бәйрәм бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International