12 май – Халыкара шәфкать туташлары көне иде.
Безнең Арча үзәк хаста-ханәсендә, Шушмабаш, Яңа Кенәр участок хастаханәләрендә, фельдшер-акушерлык пунктларында, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә барлыгы 300дән артык шәфкать туташы эшли. “Иң куәтле армия, табибларның уң куллары, беренче ярдәмчеләре, – диделәр алар турында. – Коронавирус чорында алар көн-төн постта тордылар, кешеләрнең тормышларын саклап калу өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр, күбесе хәтта авыруны аяк өсте үткәрде”.
Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Альмира Мөхәммәтшина хезмәт юлын сельпода хисапчы булып башлап җибәрә. Тик ул юнәлештә укырга китмичә кала.
.jpg)
– Сельпо каршында гына хастаханә. Тәрәзәдән гел ак халатлы кешеләргә сокланып карап, үземне шулар урынында күрәсем килеп утыра идем. Тәвәккәлләп Алабугадагы медицина училищесына укырга кердем. Тәмамладым. Алабугадагы милиция мәктәбендә укучы Наил исемле егет белән гаилә кордым. Аның белән Яшел Үзән районына киттем. Васильево хастаханәсендә терапия бүлегендә эшләдем. Иремнең туган ягы Арчага кайттык. 1980 елдан бирле мин Арча үзәк хастаханәсендә эшлим, – диде ул.
Альмира Мөхәммәтшина процедуралар ясаучы, яраларны бәйләүче, анестезист (операцияләр алдыннан наркозлар бирүче) та була, постта да тора. 1990 елдан алып ул хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы.
– Мин бүлектәге барлык шәфкать туташлары, санитаркалар белән эшлим. Дарулар алам, аларны авыруларга бирүне контрольдә тотам, чисталык өчен җавап бирәм, документация эшләрен алып барам, табиб билгеләмәләрен төгәл үтәтергә, җитәкчеләргә сүз тидертмәскә тырышам, – диде Альмира Фәритовна. – Бүлек җитәкчеләре белән килешеп эшлибез. Мин лаеклы ялда инде, яшь җитәкчеләр белән яшьләр эшләсен, китим, дим. Юк, җибәрмиләр әле. Хезмәтемне күрә белгәч күңелле.
Иң авыр бүлекләрнең берседер ул хирургия. Операцияләр, юл һәлакәтләре... Кан эчендә алып киләләр. “Чит кеше кайгысы дигән нәрсә юк бездә. Һәр кеше өчен борчылабыз. Исән калдыру өчен көчебезне кызганмыйбыз. Үлем хәлендәгеләрен күреп үзебез ярым үлеп бетәбез”, – диде шәфкать туташы.
Илһамия Гарипова 1979 елдан шәфкать туташы булып эшли. Ак халат киеп йөрүгә кызыгып кына бу һөнәрне сайлый ул. Һәм бөтен гомерен шуңа багышлый. Казан медицина училищесына укырга керә. Тәмамлагач Яңа Чүрилегә фельдшер булып кайта. Арча егете Наил белән таныша. Кияүгә чыгып монда төпләнеп кала. Башта Арча үзәк хастаханәсендә учас-ток шәфкать туташы була. 36 ел инде поликлиникада өлкән шәфкать туташы. “Урта һәм кече медперсонал белән эшлим, чисталык өчен җавап бирәм, документация, диспансеризация, флюорография, диспансер авырулар да минем контрольдә, – диде Илһамия ханым. – Коллектив бик яхшы, килешеп эшлибез. Хезмәтемне яратам. Эштә бөтен көчемне куеп кайтам. Гаиләмдә мине аңлыйлар, шуңа сөенәм. Кызыбыз Гөлназ да минем юлдан китте. Ул Казанда табиб-эндокринолог”.
Гөлсинә Зәкиева