Кәчедә узган татарча көрәш сабантуйны хәтерләтте

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

15 май көнне районыбызның Кәче мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында яшь көрәшчеләр бил алышты. Мондый ярыш биредә беренче тапкыр булды.

“Арча” спорт мәктәбе оештырган көрәш ярышлары “Яңарыш” ширкәте җитәкчесе Илгиз Садыйков призына уздырылды.

2008 һәм яшьрәк егетләр көч сынашты. Районыбыз мәктәпләреннән 12 команда килгән, барысы 55 катнашучы. Командалар Арчаның 6нчы, Кәче, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә, Наласа, Казанбаш, Ашытбаш, Яңа Кенәр, Лесхоз, Түбән Аты, Утар Аты, Мөрәле мәктәпләреннән җыелган иде.

Командалар арасында 1нче урынга – Кәче, 2нче – 6нчы мәктәп, 3нче урынга Иске Чүриле мәктәбе командасы лаек булды. 1нче һәм 3нче урыннарны алган Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләре командалары тренеры Рәис Галиев үз фикерләре белән уртаклашты. “Бик матур, бик кискен ярыш булды. Сабантуйга охшатып карадылар, чөнки ярыш мәктәпнең спорт мәйданчыгында узды”, – диде ул.

Җиңүчеләргә медаль, грамота hәм акчалата премияләр тапшырылды. Барлык катнашучылар кайнар ризык белән тәэмин ителде.          

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International