“Бик рәхәт мунча бу, – ди яңа гына мунча кереп чыккан Гәүһәрия Әһлиева. – Җылы, рәхәт, чиста”.
Безнең редакциягә: “Арча мунчасына керү билеты 200 сум тора. Бу безнең өчен кыйммәт, – дип шалтыраттылар. – Халык өчен эшли торган мунча бит инде ул! Гади халык өчен! Байларның өендә болай да мунчалары бар. Алар уртак мунчага йөрми. Анда шәһәр фатирында яшәүче пенсионерлар, урта яшьтәгеләр йөри. Кыйммәт, мунча бәясен арзанайтырга кирәк... арзанайтсалар, югарыдагыларның гади халык турында кайгыртуы шушы булыр иде”.
Арча мунчасының кайда икәнен беләсезме? Арча поликлиникасына җитәрәк күп функцияле үзәк урнашкан бинада ул. Дөрес, керү ишекләре аерым. Арча мунчасында шимбә көнне ир-атлар мунча керә, якшәмбедә – хатын-кызлар. Урамдагы эш сәгатьләре тактасында “сишәмбе—җомга коммерция көннәре” дип тә язылган.
– Без мунчаны чистартып, юып, зарарсызландырып та торабыз – диде кассир Әлфия Хәбибуллина.
Алар биредә өч кеше эшли. Мунча мөдире – Альбина Галиева, кассир Әлфия Хәбибуллина һәм мунча хезмәткәре Илсөя Соколова. Мин килгән якшәмбе көнне мунчада кеше күп түгел иде. Берничә пенсионер һәм кызы белән бер яшь ана. Аларның берсеннән дә мунча кыйммәт дигән сүзне ишетмәдем.
– Пар бүлмәсендә иркенләп парланып чыгасың, – дип әйтте Гәүһәрия Әһлиева. – Артта ашыктырып, чират торучылар юк. Монда эшләүчеләр ачыклар. Арча мунчасына киләсе килеп тора. Йортыбыз да янәшәдә генә. Атна саен бер рәхәтләнеп мунчага кереп чыгам. Эшли генә күрсен.
– Атна саен шушында, Арча мунчасына киләбез, – дип сөйләде Фәридә Сәләхиева. – Юыну гына түгел, ял, кеше белән аралашу урыны да бу.
...Шулай беркөнне банк-та чират торабыз. Мунча темасына сөйләшеп киттек. Янәшәбездә Арча мунчасына йөрүче танышларыбыз да бар иде. Махсус сорау бирдем: “Арча мунчасына 200 сум кыйммәтме?” – дип. Арадан берәү дә кыйммәт дип әйтмәде. Банктан чыккач, бер ханым куып җитте. “Сез сөйләшкән сүзгә кушылмадым. Читтән генә тыңлап тордым. Гаилә белән йөри башлагач, 200 сум кыйммәт инде ул”, – диде.
Арча мунчасы “Водоканал-Сервис” ширкәтенә карый. Җитәкчесе Тәлгать Миндубаев белән сөйләштек. “Хәзер халык гомуми мунчага бик күп йөрми, – дип сөйләде Тәлгать Җәүдәтович. – Җәмәгать мунчасының чыгымнары зур. Электр энергиясенә, газга бәяләр гел артып тора. Үзебез су белән эшләгәч, су чыгымнарын бик исәпләмибез әле. Кайбер районнарда җәмәгать мунчалары чыгымнарга түзә алмыйча ябылды. Арчада мунчаны саклап кала алдык. Бәяне 195 сумнан да киметә алмыйбыз”.
– Гаилә хәле буенча, бер гаиләдән берничә кеше килгән очракта билет бәясенә ташламалар ясап булмыймы?
– Юк. Чыгымнар зур.
Без “Арча мунчасына 200 сум кыйммәтме?” дигән язманы газета сайтына да куйдык. Фикерләр шундыйрак: “Бер дә кыйммәт түгел. Әзергә килеп юынып кайтып китәсең. Ничә сәгать юынганыңны берәү дә тикшереп тормыйдыр әле. Кыйммәт дигәннәр озаграк юынсыннар!”, “Кыйммәт!”...
Төрле гаилә бар. Акчаны нәрсәгә генә җиткерәсе!
Румия Надршина