Бер сыер җәйге эссе көндә 200 литр су эчә. Дөресрәге, мөмкинлек булса эчә, чөнки абзарда, утарда яткан бичара малның мондый мөмкинлеге юк. Көтүдә йөргәннәренә дә бик җитәрлек эләкми әле ул су дигәнең.
Сыер алдында булган суны эчә инде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов. – Җитәкчеләргә, белгечләргә шуны күпме аңлатырга тырышабыз, әмма үзгәреш юк диярлек. Җәйге эсселәрдә үзебез дә суны күп эчәбез бит. Сыерның сөте дә шул суга бәйле, җитәрлек су эчә алмый икән – сөт тә кискен кими. Сыерның сөтенең 85 проценты судан тора (сауганда бу, аннан соң кушылган су бу исәпкә керми).
Су тагараклары чистартылмый, алар күгәреп беткән...
Узган шимбәдә терлек-челектә дүрт айлык эш йомгакларына багышланган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев сөтне, терлекләрнең баш санын киметкән хуҗалыклар җитәкчеләрен кискен тәнкыйтьләде.
– Сыерга җитәрлек су да эчертмәүне ничек аңларга? Үзегезгә керәсе акчаны югалтасыз бит!
Билгеле, югарыда әйтелгән тәнкыйть барлык хуҗалыкларга да кагылмый. Мәсәлән, “Северный” ширкәте быел дүрт айда 5596 центнер сөтне күбрәк сауды. “Аю”, “Ашытбаш”, “Курса МТСы”, “Ташкичү”, “Кызыл Яр” ширкәтләре 886–626 центнерга арттырды.
Шул ук вакытта “Кырлай”, ”Игенче” ширкәтләре 1374–1125 центнерга киметте.
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә килеп чыккан күңелсез хәлләр (сыерларда туберкулез авыруы табылды) район күрсәткечләренә дә тискәре йогынты ясады. 2020 елда дүрт айда бу хуҗалыкта 26383 центнер сөт сауган булсалар, быел 9878 центнерга кимрәк булды. Биредә сыерларны бөтенләй юк итәргә туры килде. Әлеге хуҗалыкта терлекчелекнең ничек торгызылачагы әлегә ачык түгел. Узган елның 1 маена биредә 3974 баш мөгезле эре терлек бар иде. Шуларның 1285е – сыерлар.
Район буенча алганда, узган елның 1 маена хуҗалыкларда 37235 баш мөгезле эре терлек бар иде. Быел – 33081 ( 88,8 процент). “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән тыш, “Яңарыш” (280 баш), “Ашытбаш” (207), “Кырлай” (157), “Ватан” (121), “Северный” (115), “Тукай” (57) ширкәтләре баш саннарын киметте. Монда игътибарга лаеклы сәбәпләр дә бар. Мәсәлән, лейкозлы терлекләрдән арыну бара.
Баш санын арттыруның юллары бозау алуны арттыру, үлемгә юл куймау. Район буенча дүрт айда 4104 бозау алынган, 2020 елның дүрт аенда – 5112. 1008 башка кимрәк. “Ак барс” агрокомплексы”нда узган ел дүрт айда 535 бозау алган булсалар, быел берәү дә юк. “Северный” ширкәте 27 баш бозауны күбрәк алган. “Сафиуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында – 6, “Ватан”да – 2, “Казанка”да – 1 бозау күбрәк туган. “Ташкичү” ширкәтендә артык та, ким дә түгел – нәкъ узган елдагыча. Калган хуҗалыкларда кимү ягында.
“Тукай”, “Кишет” ширкәтләрендә дүрт айда мөгезле эре терлекләрдән уртача 997–991 грамм тәүлеклек үсеш алганнар. “Кызыл Яр”, “Кырлай”, “Яңарыш”, “Северный”, “Казанка”да – 861–792 грамм.
Терлекләрне идентификацияләү авырлык белән бара. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов әйтүенчә, чип-лар 2021 елның 1 сентябренә кадәр барлык терлекләргә куелып бетәргә тиеш. Бу мәсьәләдә “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары актив.
Апрель нәтиҗәләре буенча терлекчелектә беренче урынны яулаган “Северный” ширкәтенә күчмә кубок, диплом тапшырылды.
“Ашыт” ширкәте – икенче, “Аю” ширкәте өченче урында.
Киңәшмәнең күңелле өлеше дә булды. Район башлыгы Илшат Нуриев 50 елдан артык ветеринария табибы булып эшләгән Сирин Мөдәррисовны 70 яшьлек юбилее белән котлап Рәхмәт хаты, бүләк тапшырды.
Ильяс Фәттахов