Арча, Биектау районнарында «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык сораулар буенча 8-84366-3-18-30 телефонына шалтыратырга мөмкин.

2021 елның 28 мае, җомга

Балалар ялы буенча киңәшләр

Балаларның каникул вакытында, бигрәк тә җәйге чорда нәтиҗәле ял итү һәм сәламәтләндерү һәр гаилә тормышының мөһим өлеше булып тора. Нәкъ менә җәйге айларда дөрес оештырылган ял балалар организмының  торгызырга ярдәм итә. Балалар ял һәм сәламәтләндерү оешмаларында  балансланган  рациональ туклану каралган.

Балаларны ял һәм савыктыру лагерьларына әзерләү буенча ата-аналарга берничә киңәш:

Юлламаны рәсмиләштергәнче, бала белән лагерьга бару мәсьәләсе турында сөйләшегез. Яшьтәшләре белән ял итүнең өстенлекләре турында сөйләшегез. Кагыйдә буларак, инде бу этапта ук баланы лагерьга адаптацияләү буенча күп кенә мәсьәләләрне хәл итеп була.

Лагерьга юллама сатып алганчы, Роспотребнадзор органнарыннан эшчәнлеккә  рөхсәт документлары, лицензияләр һәм башка сертификатлары булуына инаныгыз. Лагерьда балаларның физик һәм янгын куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителүе белән кызыксыныгыз.

Юллама сатып алу, аны кире кайтару кагыйдәләре, балаларның лагерьда булу һәм алар янына әти-әниләре килү кагыйдәләре, көн тәртибе белән танышыгыз.

Әгәр сез баланы лагерьга җибәрергә уйласагыз, баланы кирәкле өс һәм аяк киеме белән тәэмин итегез. Мәҗбүри кием запасыннан тыш (ким дигәндә, бер атналык) баш киеме, һава торышы  буенча җылы кием комплекты карагыз. Аяк киемнәре  җиңелчә дә, ябык та булсын. Барлык киесм-салымга баланың исем-фамилиясен бетми торган фломастер яки башка ысул белән языгыз•

Шәхси гигиена чаралары (теш пастасы, щетка, расческа), юеш салфетка, кәгазь борын яулыклары, кулларны эшкәртү чаралары артык булмаячак.

* Балага юлга эчәргә яраклы газсыз су, печенье, вафли кебек төрелгән кондитер ризыгы, юеш салфетка, кулларны эшкәртү чарасы бирегез.

* Бала китәр алдыннан авыру симптомнары барлыкка килгән очракта, теләсә нинди юллар белән аны лагерьга җибәрергә тырышмагыз. Чөнки ул җитди авырып, башка балалар өчен дә куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый очракларда табиб чакыртырга, авыруны рәсми рәвештә теркәргә, лагерь җитәкчесенә килмәү сәбәпләре турында хәбәр итәргә, авыру үсешен күзәтергә һәм киләчәктә баланы лагерьга җибәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Килеп туган проблемаларны вакытында һәм дөрес хәл итү сезгә баланы сәламәтләндерергә һәм юлламаның бәясенкире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.

* Һичшиксез, 2-3 тәүлек эчендә игътибар белән  баланың башын педикулез булу-булмауга тикшерегез. Әгәр бет яки оялары булуын ачыкласагыз-беткә  каршы препаратлар белән санация үткәрегез. Югыйсә балагызны лагерьга кабул итмәячәкләр.

• Балага лагерь территориясеннән читкә чыгу аның сәламәтлеге өчен куркыныч, шул исәптән талпан тешләү  мөмкинлеге  булырга мөмкин, дип әйтегез. Талпанга каршы махсус эшкәртү бары тик беркетелгән территориядә генә башкарыла. Әгәр бала үзендә талпан тапса, кичекмәстән тәрбияче (вожатый) һәм медицина хезмәткәренә хәбәр итәргә тиеш! Балага   талпанны сытарга тырышырга кирәкми-бу гади процедура түгел. Бер генә очракта да талпанга  кул белән кагылмаска!

Әгәр балагыз лагерьда булганда авырый икән, лагерь администрациясе сезгә авыруның төре, балагызның хәле һәм дәвалауның тәкъдим ителгән ысулына ризалык бирү өчен табиб язып биргән медикаментлар турында хәбәр итәргә тиеш.

Бала лагерьда үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә әзер булырга тиеш. Балалар  рөхсәт ителгән нормалар нигезендә бүлмәләрне җыештыруга яки ашханәдә дежурлыкка җәлеп ителергә мөмкин.

6-10 яшьлек балалар өчен: урын-җирне җыештыру, бүлмәләрне карау буенча катлаулы булмаган  эшләр; югары сыйныф мәктәп укучылары өчен - ашханәдә өстәлләр сервировкалау, пычрак савыт-сабаны җыю.

14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен-төшке аш залын, йокы бүлмәләрен җыештыру, территорияне төзекләндерү.

Балаларны авыр  физик эшкә яки һәм дезинфекция чаралары белән бәйле эшләргә җәлеп итү рөхсәт ителми.

Барлык килеп туган сораулар буенча сезгә сәламәтләндерү оешмасы җитәкчелегенә, ә бәхәсле очракларда – Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

 

Уңышлы ял!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International