Очрашып, күрешеп торуларга ни җитә?!

2021 елның 28 мае, җомга

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы уку елы дәвамында Сәламәтлек спартакиадасы кысаларында спорт ярышлары оештыра.

Быелгы уку елында алар кросс, шахмат, шашка, ату, дартс, чаңгы, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, җиңел атлетика буенча ярыштылар. Соңгысы – 100, 400, 800 метрга йөгерү ярышлары һәм катнаш эстафета  Арча стадионында үтте.

Көндезге сәгать 1 тулып китте. Арча стадионы мәгариф хезмәткәрләренең шатлыклы авазлары белән шау-гөр килеп тора. Эссе, ничек түзәрләр икән, дигән идем. Түзәләр... Чөнки стадионда күләгәле урыннар бар. Үзләре белән термосларда кайнар чәй дә алганнар. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр түземле халык. Һәм җитезләр дә! Аларның йөгергәнен карап тору үзе бер сокландыргыч күренеш. Җан-фәрманга тырышалар. Үзләре өчен генә түгел, команда өчен дә! Урын алсаң – дәрәҗәсе, бүләге була. Уку елы дәвамында командалар 11 төр спорт ярышлары буенча сыналдылар. “Нәтиҗәләр билгеле инде, – дип сөйләде оешма җитәкчесе Вакыйф Харисов. – 1нче урынны яулаган командага 20 мең сумлык, 2нче урынга – 15 мең сум, 3нче урынны алган командага 10 мең сумлык үзләре теләгән спорт җиһазлары бүләк итәбез. Менә инде өченче ел рәттән Апаз мәктәбе башлангыч проф-

союз оешмасы командасы беренче урынны ала. Өч ел рәттән алган командада күчмә кубок бөтенләйгә кала. Аларның бер кубоклары бар инде. 2нче урында – Яңа Кенәр мәктәбе, 3нче – Арча Укучылар сарае командасы”.

Быелгы уку елында соңгысы – йөгерү ярышларында 47 башлангыч профсоюз оешмасы, 259 кеше катнашты.

Быел мартта 60 яшен тутырган Рамил Сафиуллин да (6нчы мәктәп) йөгерергә килгән. “Үземне сынап карарга булдым”, – ди. 100 м араны тыныч кына йөгереп үтте. 40 яшькә кадәрлеләр арасында Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Булат Шакиров финишка шәп чабып килде. 1нче урын! Ярышларны оештырып торучы Булат Гәрәев: “Булат начар чабарга тиеш түгел, ул бит хоккейчы!» – дип комментарий биреп алды. Мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, башлангыч проф-союз оешмалары рәисләре үзләре дә читтә калмады. Иске Кырлай мәктәбе директоры Хәйсәр Гыйләҗиев йөгерүдә дә җитезлеген күрсәтте. Үз төркемендә 100 метрны иң беренче булып йөгереп үтте. Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Зөлфәт Хәйруллин спортның төрле төрендә үзен сынап карый һәм нәтиҗәләргә дә ирешә. Бу юлы да 40 яшьтән узганнар арасында (100 м) өченче күрсәткеч анда булды. Ничек тырышып йөгергәнен фотога төшереп алдым, үзенә күрсәткәч, рәхәтләнеп көлде. Алар: Арчаның 7нче мәктәбеннән Фидәрис Зиннәтуллин, Яңа Кишет мәктәбеннән Рәдис Сәйфетдинов һәм Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин 100 м араны иң җитез йөгерүчеләр булдылар. Ә 800 метрны йөгерүдә яшьләр арасында Наласа мәктәбеннән Газинур Лотфуллинга тиңнәр булмады. Курса-Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов 40тан узганнар арасында 400 м араны беренче булып йөгереп үтте. Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева шулай ук спортта күпкырлы педагог. Ярышлар аннан башка үтми сыман. Шушы ук бакчаның җитәкчесе Эльвира Мостафинада – 2нче урын. Хатын-кызлар эстафетасында да Арчаның 9нчы бакча командасы беренче урынны алды. Шурабаш мәктәбеннән башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рафия Идиятуллина үзе үрнәк күрсәтә. Кыска арада үз төркемендә беренче булып финиш бирде. Йөгерүгә осталык кайдан килә дисәгез: Арча педагогика көллиятеннән!

Катнаш эстафетада Арчаның 7нче мәктәбе командасы иң җитезләр булып чыкты.

Иң күңелле минутлар да килеп җитте: бүләкләүләр, котлаулар, бергәләп фотога төшүләр... Шулай очрашып, күрешеп торуларга ни җитә?!

 

 

Румия Саттарова        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International