Тукай Ватанында китаплары сатыламы?

2021 елның 10 сентябре, җомга

Тукайны онытып буламы соң?! Юк, онытмыйбыз без аны! Япь-яшь шагыйрь нинди тирән мәгънәле шигырь, поэма, мәсәл, әкиятләр язган. Ә китап киштәләрендә әсәрләре бармы соң?

Өстәл китабы итеп тотарлык бит алар. Безнең редакциядә дә бар аның томнары. Вакыт-вакыт алып укыйбыз. “Үз-үземә” шигырендә болай дип язган: “Татар бәхете өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын”. Уйландыра...

Әйе, Габдулла Тукайны зурлыйбыз. Премиясен билгелибез. Арчага язучылар кайта. Ел да шагыйрьнең туган көне уңаеннан апрельдә очрашу, фестиваль, төрле бәйгеләр уздырыла. Шигырьләрен кычкырып укыйбыз. Әкиятләрен сәхнәләштерәбез. Аны укыган саен укыйсы килә...

 Ник бүген, сентябрь аенда, Тукайны искә төшерәбез әле?! Хәер, ул безнең гел истә. Әмма бер җитди сәбәп бар. Тел, милләт турында булыр сүзебез.  Арчадан берәү бик рәнҗеп шалтыратты. “Менә онык белән китап кибетләрен әйләнеп чыктык, – дип сөйләде ул дулкынланып. – Бала белән өйдә татарча гына сөйләшәбез. Әйдә, улым, мин әйтәм, кибеттән Габдулла Тукай китапларын алып керәбез, шуларны рәхәтләнеп укырбыз. Җитәкләшеп кибетләргә чыгып киттек. Ни хәл бу?! Татар телендә Тукай китабын таба алмадык. Малай итәктән тарта. Кая синең Тукай китабың, дип. Хурлык, гарьлек бит бу! Тукай ватанында Тукай китабы булмасын әле! Мин оныкка нәрсә дип әйтергә тиеш?!” Шалтыратучы бик дулкынланган иде. Ул дулкынлану безгә дә күчте.

Арчадагы китап, мәктәп кирәк-яраклары кибетләрен карап чыктык. Эшмәкәр Ф. Сибгатуллин кибетендә татар телендә Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” китапларын, “Комфорт” кибетендә Г. Тукайның затлы берничә телдәге “Шүрәле” китабын күрү бәхетенә ирештек. Татар телендәге Тукай китапларын бик сорамыйлар икән. “Моңарчы уку әсбаплары белән мәшгуль булдык. Татар телендәге Тукай китапларын һичшиксез алып кайтабыз”, – диделәр “Комфорт” кибетендә.

Сораштырулар да үткәрдек. Бер ханым: “Кирәк кеше әнә Казанга барып алсын!” – диде. Икенче берәү минем сорауны аңламады да. Ярый әле, Тукай кем ул, дип сорамады. “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова: “Тукай китап-лары юк, бик дөрес әйтәсез, – диде. – Китап кибетендә Тукайга аерым бүлек, якташ иҗатчыларыбызга аерым бүлек булырга тиеш. Әгәр һәвәскәрләребезнең китапларына да аерым бүлек булса, иманым камил, алар иң күп сатылучылардан булачак. Чөнки дусты, туганы, авылдашы, танышы, тәнкыйтьчесе... кызыксыначак, ул китапны үзендә булдырырга тырышачак”. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев: “Мин оныклар белән татарча сөйләшәм, – дип сөйләде. – Алар русча әйтсәләр, мин сезне аңламыйм, дим. Шуннан татарчага күчәләр. Мин Тукайны укыйм гына түгел, Тукай турында дәрес тә бирәм. Районда Пенсия фонды каршында өченче буын университеты тыңлаучыларына туган як тарихын укытам. Иң беренче дәресем Г. Тукайга багышлана. “Әлифба” музеенда була ул”. Арчада яшәүче ике бала әтисе Наил Бәйрәмов: “Тукай китаплары кибетләрдә булмау начар, – диде. – Тукай китаплары минем өйдә бар. Балалар белән өйдә татарча сөйләшәм. “Шүрәле”не, “Су анасы”н яттан беләләр. Әмма балалар минем белән 50гә 50 татарча-русча сөйләшәләр”. “Арчада яшь гаиләләрдә бала белән чиста татарча сөйләшү юк ул, – диде бер яшь әни. – Ярым-йорты телдә аралашабыз. Ни урысча, ни татарча... Авылда туып-үскән әтиләре азаплана-азаплана, рус телен бозып, русча сөйләшә балалар белән. Татарча сөйләш дип сүгәм. Аннан эләгешеп китәбез. Кая ул Тукай!”

Сүзне озынга җибәрмичә шуны әйтәсе килә: Арча кибетләрендә Г.Тукайның кайсы китабын алыйк икән дип сайлап йөрерлек булсын иде. Алла боерса, шулай булыр да. Арча бит бу! Тукай Ватаны! Ветеран педагог, китаплар авторы Наҗия Саттарова болай ди: “Укытучылар балаларны китап укырга өйрәтсеннәр иде. Бу балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Балалар китап укымый...”

Габдулла Тукай “Милләткә” шигырендә болай дип язган: “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым... Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, – Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем...”

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International