ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

Цифрлы форматка күчкәч авылларда – 20ләп телеканалны бушка карап булачак. Шәһәр җирендә телевизорлар электән үк күп каналларны тота. Телевизор иске булса, цифрлы телевидение сигналларын тоту өчен аңа махсус приставка, антенна алырга кирәк була. Яңа телевизорлар цифрлы телевидениене кабул итә, бары тик көйләргә генә кирәк.

Арча башындагы кечерәк кенә зиратка игътибар иткәнегез бардыр. Аның каралган, һәрчак тәртиптә булуы да күзгә ташланмый калмый. Халык телендә немец зираты дип йөртелә ул. Әмма чынлыкта биредә әсирлеккә алынган немецлар гына түгел, венгрлар, румыннар, поляклар да күмелгән. Сугыш елларында Арчада булган вакыйгаларны яхшы хәтерләүчеләр бар.

“Автоледи” бәйгесенә күнектеләр инде. Чөнки ул ел да үтә, районның иң яхшы машина йөртүче хатын-кызлары билгеләнә, җиңүчесе хәтта республика ярышына барып төбәгебез данын да яклап кайта.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды. Сәяхәтебез Иске Кырлай авылыннан башланды.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узды.  Дүртенче тапкыр үткәрелә торган бәйрәмдә Татарстан һәм Россия районнарыннан 118 спортчы катнашты

2019 елның 6-8 сентябрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча «Татарстан Республикасы өметләре» ачык турниры булып узды, анда "Арча" спорт мәктәбенең җыелма командасы катнашты.  

Ат ул халыкның үткәне һәм бүгенгесе. Йөрәкләре түзмәгән, ак яулыклы апалар да килгән. Ташкичүдән Рауза Абдуллина, Яңа Иябаштан Венера Галәветдинова (Әхмәрова), Яңа Кырлайдан Сания Зиннәтова, Нурания Галимҗанова... “Без сугыш чоры балалары, – дип сөйләде алар. – Безнең үткәннәр, балачак, яшьлек еллары ат малы белән бәйле. Без ат арбасына утырып, килен булып төштек. Ат малын күрсәк елыйсы килә... ”.

Бер караганда күп тә түгел кебек, әмма ул чорның бер елы ун елга торырлык, күпме вакыйгалар сыйган аңа! Әлеге бина, манарасыз калып, 62 ел мәктәп булып хезмәт иткән. Динне күпме генә юк итәргә тырышсалар да, мәчетне яңадан торгызучыларның күбесе шушы мәктәпне тәмамлаучылар.

Сәнгать өлкәсендә “Кече Ватан образлары” проектын тормышка ашыру да шуның кысаларында алып барыла. Әлеге проект нигезендә Татарстанның Рәссамнар берлеге Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче рәсем сәнгате бүлеге белән хезмәттәшлек итәчәк. Моны ничек аңларга?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International