ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Илебездә күп фатирлы йортларда шартлаулар ешаеп китте. Сәбәбен газ белән бәйлиләр. Мондый шартлауларны, фаҗигаләрне булдырмау максатыннан урыннарда күп фатирлы йортлардагы газ җиһазларын, газлаштырылган социаль объектларны тикшерү буенча ведомствоара комиссияләр булдырылды. Андый комиссия безнең районда да оешты.

23 гыйнварда Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының утырышы булды. Анда “Арча муниципаль районы авыл мәдәният йортлары һәм клубларының социаль-мәдәни эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

26 гыйнварда Арча спорт комплексында район Башлыгы призына көрәш буенча ярышлар узды .

26-27 гыйнвар көннәрендә  Балтатчта Ринат Шакиров истәлегенә багышланган мини футбол буенча ярышлар узды .

26-27 гыйнвар көннәрендә Буа шәһәрендә 2004-2005 елгы кызлар арасында баскетбол буенча районара турнир узды.

24-25 гыйнварда Казанда «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексында 2008-2009 елгы кызлар арасында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры узды.

27 гыйнвар көнне Кукмара шәһәрендә Ришат Хәкимов истәлегенә йөзү буенча "Зилант" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры узды.

26 гыйнвар көнне Яңа Кенәр урта мәктәбенең спорт залында 2006-2007 елгы кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды

 23-25 гыйнварда " Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал ярышлары узды


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Авыл җирлекләрендә 2018 елга йомгак ясала. Казанбашта үткән җыенда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International