ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2018 ел нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт күләме 2 трлн. 420 млрд. сумнан арта, узган елдагыдан 101,5 % үсеш. Сәнәгать продукциясе күләме, исәпләнгәнчә, 2 трлн. 750 млрд.сум., сәнәгать производствосы индексы - 101,9 %. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башлыкларына һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр мәктәп автобусларының чираттагы партиясен алдылар, бу автобуслар мәктәп маршрутлары буенча укучыларны йөртәчәкләр. 


17
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 16 декабрендә Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында яшьләр арасында 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган киберфутбол турниры узды.

Шимбә көнне 15 декабрьдә "Арча» спорт комплексының спорт залында 2001-2005 елларда туган егетләр арасында" Көнбатыш» ТК ҖЧҖ җитәкчесе Локманов Әгъләм Тавис улы призына Көрәш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды.

2018 елның 15 декабрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында  гаиләләренең рубин туйларын уздыручы Илдар һәм Венера Шәфигуллиннар, Рөстәм һәм Рәшидә Минзиннар, мәрҗән туйларын уздыручы Әмир һәм Халидә Вафиннар  гаиләләрен тәбрикләү бәйрәме узды.

14 декабрьдә Арча Укучылар сараенда балаларга өстәмә белем бирүнең 100 еллыгына багышланган  Республикакуләм Форум кысаларында семинар булып узды.


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Президент каршындагы стратегик үсеш Советы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын раслады. Әлеге чаралар эшмәкәр буларак теркәлүне һәм исәп-хисап эшен гадиләштерүне, яңа ташламалар алуны, шулай ук муниципаль милеккә һәм дәүләт заказларына керү мөмкинлеген киңәйтүне үз эченә ала. Барлык чаралар да 2018-2024 елларда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

11 декабрьдә Арчада “Авыл хуҗалыгы тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” дип аталган зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда ТР Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре, унике районның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Редакциягә бер ир-ат болай дип шалтыратты: “Киләсе елдан авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән пенсионерларга акча арта икән. Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Минем хатын клубта эшләп пенсиягә чыкты. Аның да пенсиясе артамы?”

Арчада яшәүче Илсөя ханым Вафина узган ел редакциягә рәхмәт хаты белән керде. Авыр вакытта матди һәм рухи яктан ярдәм иткән туганнарына, элеккеге хезмәттәшләренә (3нче мәктәп), ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә чын йөрәгеннән газета аша рәхмәт сүзләре юллады. Ул көннән бер ел вакыт үтте. Мин аларның ишеген шакыдым...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International