ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә хатын–кызлар һәм ирләр арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты булды.
Носы төп мәктәбе директоры БАДЕРТДИНОВ Вәсим Хәмитовичны 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Носыда яшәүче яраткан тормыш иптәшем, әтиебез БАДЕРТДИНОВ Вәсим Хәмит улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Сикертән ветлечебницасы мөдире САЛИХОВ Габделнур Габделхәевичның 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, дәү әниебез Мәсүлә Ярулла кызы Шакированы 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1 апрельдән районда санитария–экология икеайлыгы башланды. 4 апрельдә, шимбә көнне, безнең районда хезмәт коллективлары, уку йортлары, мәктәпләр өмәгә чыкты. Үз территорияләрендә карны тараттылар, юл буйларындагы чүпләрне җыйдылар, чистарттылар, себерделәр, кыскасы, җәйгә таба чистарына башладык
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның корреспондент пункты ачылды.
9 апрельдә сәгать 10да “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе гражданнарны кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә), 14 сәгатьтә Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 10 йорт (Яңа Кенәр авыл җирлеге бинасында) “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08 (Арча), 91–2–68 (Яңа Кенәр).
Арча шәһәре, Галактионов урамы, 3нче йортта 9 апрельдә сәгать 10да Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 8(84366) 3–02–63, 89272493555.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы таләбе буенча социаль яклау бүлеге фойесында (Банк урамы, 6в) Татарстанда социаль хезмәтләр, аларны күрсәтү сроклары, тәртибе һәм тарифлары турында Интернет аша бушка мәгълүмат алу өчен компьютер урнаштырылды (бүлек хезмәткәрләренә мөрәҗәгатъ итәргә мөмкин).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International