ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен Бөтенроссия бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.

 

Һәр хезмәтнең үз нечкәлеге, үз кыенлыгы һәм үз матурлыгы бар. Матурлыгы дигәне күбрәк мәдәният хезмәткәрләренә кагыла

Март ахырында Арча Мәдәният йортында “Йолдыз буласым килә” дигән театральләштерелгән концерт, шоу, мюзикл булды.

Ниләр генә эшләми осталар – тегә, чигә, бәйли, үрә, курчаклар, төрле материаллардан чәчәкләр ясый

“Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре” бәйгесенә килгән эшләр күргәзмәсен ачу тантанасында катнашырга туры килде.

Олпат язучы Гариф ага Ахунов Ринат Фазлыйәхмәтовны “Арчаның культура министры” дип атый иде

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арчаның билгеле шәхесе, районда җаваплы эшләрдә эшләгән Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу кичәсе булды.

Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы, шашка тренеры Хәйдәр Зәйнуллин район газетасының актив укучысы һәм актив язучысы да

Ул әйтәсе килгән фикерен язарга җае булмаса, редакциягә кереп телдән булса да әйтеп чыгып китә. Бигрәк тә шашка темасына сөйләшәбез. Ул үзенең көчле шашкачылары турында сөйләргә ярата.

Яз җитү белән йорт тирәләрен  тәртипкә китерү башлана. Бүген контейнер мәйданчыкларында агач ботаклары, яфрак һәм төзелеш калдыклары күрергә мөмкин.

 

Хәзер шимбә көннәрендә дә Арча поликлиникасында көндезге 12 сәгатькә кадәр диспансеризация өчен флюорография, маммография үтәргә, шулай ук канның гомуми һәм биохимик (холестерин, глюкоза) анализларын тапшырырга мөмкин.

10 апрельдән 20 апрельгә кадәр икенче яртыеллыкка  “Арча хәбәрләре“ (“Арский вестник“) газетасына ташламалы бәядән – 669,72 сумнан язылып калырга ашыгыгыз. Реклама

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика территориясендә 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

12 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар Кабинетында үткән комиссиянең планнан тыш утырышында шул хакта белдерде.

 

Арча муниципаль районында хезмәт (вазыйфа) тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча бердәм комиссия төзелгән.

Ул нинди максатта эшләнгән һәм комиссия составына кемнәр керә? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International