Яз җитү белән йорт тирәләрен тәртипкә китерү башлана. Бүген контейнер мәйданчыкларында агач ботаклары, яфрак һәм төзелеш калдыклары күрергә мөмкин.
Чүпне бары тик капчыкларга тутырып, ботакларны контейнер мәйданчыкларына 80 сантиметр озынлыкта кисеп һәм бәйләп чыгарырга рөхсәт ителә.
Төзелеш калдыкларын хуҗалары үзләре түгәргә тиеш. Аларны контейнер мәйданчыкларына кую тыела.
Кагыйдәләрне бозучылар штрафка тартылачак.
Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларында чисталык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз.
Арча шәһәре башкарма комитеты