«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның иң мөһим күрсәткечләренең берсе - проектны гамәлгә ашыруда гражданнарны җәлеп итү һәм программаны планлаштырганда халыкның фикерен исәпкә алу.
«ТР киңлекләрен планлаштыру институты» ДБУ Мәскәүнең Генплан институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аның территориясе түбәндәге муниципаль берәмлекләрне үз эченә ала: Казан шәһәре, Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш, һ.б. муниципаль районнары. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.
Балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук табигатьне саклау чараларында катнашырга этәрү максатыннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 1 номерлы филиалы - шәһәр китапханәсендә «Табигать – безнең әйләнә-тирәбез» дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.
Экология- дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә.
Арча үзәк китапханәсендә авыл китапханәчеләре арасында оештырылган "Авыл - мәдәни мирас сандыгы" иҗади һәм эзләнү эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.
Арча муниципаль районы территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Шимбә көнне район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре «Казан Су» паркында узган өмәдә катнаштылар.
Чара барышында яшьләргә “Кеше нинди сәбәпләр аркасында тәмәке тартырга гадәтләнә?” дигән анкета соравына җавап бирергә тәкъдим ителде. 50% - тәмәке тарту тынычланырга ярдәм итә дип саный, 20% - олырак күренү өчен, 20% - читтән караганда тәмәке тартучы күркәм күренә дип саный, 10% яшьләр - аралашкан барлык дуслары тартканга күрә дигән нәтиҗә ясады.
Табигатьтә яз хакимлек итә. Апрель җиле битләрне иркәли, яз кояшы күңелләргә сихри бер рәхәтлек бирә. Апрель ул Тукай ае! Безне әдәбият дөньясы белән якынайту ае да. Чөнки Тукаебыз безне үз үрнәгендә әдәбият, туган телебезне зурларга өндәүче бәяләнмәс шәхесебез. Шулай ук апрель ул күренекле якташларны, милләттәшләрне барлау, зурлау чоры да!
Җир өлгерүгә игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште
4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.