Арча кызы Гәрәбә бездә кунакта

2023 елның 14 апреле, җомга

Табигатьтә яз хакимлек итә. Апрель җиле битләрне иркәли, яз кояшы күңелләргә сихри бер рәхәтлек бирә. Апрель ул Тукай ае! Безне әдәбият дөньясы белән якынайту ае да. Чөнки Тукаебыз безне үз үрнәгендә әдәбият, туган телебезне зурларга өндәүче бәяләнмәс шәхесебез.  Шулай ук апрель ул күренекле якташларны, милләттәшләрне барлау, зурлау чоры да!

   Бүген,  безнең Арча шәһәренең «Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы» нда Татарстанда  «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», Россиядә “Педагог һәм остаз елы» кысаларында  татар шагыйре, популяр җыр текстлары авторы, Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының                                                                     «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе якташыбыз Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе булды. Шигырь, җыр,сүз бәйрәмен үткәрүнең максаты,туган ягыбызда туып – үсеп чын татарның йөзе булырлык шагыйрә булып үсеп җиткән Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова иҗаты белән якыннан таныштыруга багышланган  иде. Кичә бик бай эчтәлекле,  югары дәрәҗәдә оештырылды. Балалар, тәрбиячеләр Сания Әхмәтҗанованың шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар. Педагогик коллектив башкаруында  Сания Әхмәтҗанова сүзләренә язылган «Язмышым минем- Арчам!»  җыры бәйрәм кичәсенең иң югары биелеге булды. Бу җыр аша шагыйрәнең туган җирен, туган төбәген ни дәрәҗәдә яратуын, зурлавын аңлап була. Туган җиребездән Тукаебыз иҗатын дәвам итүче шәхесебез, балалар һәм зурлар әдәбиятын бизәүче якты йолдызыбыз калкып чыгуга  без дә горурланабыз. Сания  Юныс кызы Әхмәтҗанова әле безнең остазыбыз да, ул үзенең хезмәт юлын башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. Балалар бакчасында тәрбияче, соңрак татар теле һәм әдәбияы укытучысы булып эшли. Ике дистә якын ел балаларга белем һәм тәрбия бирә.Сайлаган һәнәренә тугры калып, мәктәп эшеннән җурналистика – язу хезмәтенә күчә: укытучылар җурналы булган “Мәгариф” кә баш мөхәррир итеп эшкә алына. Бүген дә милли мәгариф өлкәсендәге хезмәтен иҗади эшчәнлек белән бәйле рәвештә алып бара. Кыскасы, без бер сулышта яшәүче, бер дулкында тирбәлүче кешеләр. Бәйрәм бик матур узды. Әдәби кичәгә килгән кунаклар уздырылган кичәгә  югары бәя бирделәр. Бакча коллективына, шагыйрә Сания Юныс кызына иҗади уңышлар теләделәр.

     Шәһәребез балалар бакчаларыннан килгән татар теле тәрбиячеләре, район мәгариф бүлеге методистлары, шәһәребезнең үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре мондый җылы очрашулар ешрак булса иде дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International