Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә.
Конкурс 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен:
- «Народный контроль» ТР ДСМ мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда авторизация үтергә, “Ошибки в названиях и надписях” категориясен сайларга;
- татар телендә язылган хаталы сүзләрне күрсәткән тулы элмә тактаның фотосурәтләре белән хәбәрнамәне (ул нинди оешманыкы булуы күренеп торырга тиеш) оешманың төгәл адресын язып җибәрергә.
Гражданнарның «Народный контроль» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәрнамәләр (хәбәрләр) бирү мөмкинлеге булмаган очракта, конкурста катнашу өчен, татар телендә язылган элмә такталарда, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларда хаталарны күрсәтеп, конкурсның модераторына төгәл адресын һәм фотоматериалын күрсәтеп, язма рәвештә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итә алалар. Электрон почта аркылы iyali.anrt@mail.ru яки түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан шәһәре Казан, Карл Маркс ур., 12.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Народный контроль» дәүләт мәгълүмат системасына «Ошибки в названиях и надписях» категориясендәге белдерүләрдә, яисә модератор адресына татар телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстларында расланган хаталар белән килгән язма мөрәҗәгатьләрдә иң күп фотоматериаллар җибәргән җиңүчеләр билгеләнә, алар Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Конкурсны үткәрү турында нигезләмәне сылтама буенча карарга мөмкин https://disk.yandex.ru/d/2ug5XJwioDGGVw