Өмәләр дәвам итә

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Арча муниципаль районы территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә. Шимбә көнне район мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре «Казан Су» паркында узган өмәдә катнаштылар.

“Өмәдә катнашу - ачык һавада аралашырга теләк күрсәтүнең искиткеч ысулы. Чистарту эшләрен башкарып, тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә тагын да матуррак булган дөньяны күрү бик күңелле. Саф һавада эшләү һәркемгә шатлык һәм рәхәтлек китерә", - дип билгеләп үтте мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International