Казан агломерациясенең мастер-планын эшләү өчен халыктан тәкъдимнәр җыю башланды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

«ТР киңлекләрен планлаштыру институты» ДБУ Мәскәүнең Генплан институты белән берлектә Казан агломерациясенең мастер-планын эшләүгә кереште. Аның территориясе түбәндәге муниципаль берәмлекләрне үз эченә ала: Казан шәһәре, Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш, һ.б. муниципаль районнары. Стратегик документ 2023 ел ахырына әзерләнәчәк. Агымдагы проект кысаларында әлеге территорияләрдә яшәүчеләрдән тәкъдимнәр, теләкләр һәм идеяләр җыю башланды.

Теләге булган һәркем Казан-2050.рф  сыдлтамасы буенча «Казан-2050» интерактив картасында агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәрен калдыра ала.

"Казан көннән-көн үзгәрә, әмма аның кабатланмас төсе, мәдәнияте, тарихы, традицияләре үзгәрешсез кала. Шул ук вакытта Казан агломерациясенең киңлек һәм социаль-икътисади үсеше тагын да уңышлырак булырга мөмкин. Бу эштә мастер-план кебек документ ярдәм итәргә тиеш. Эшләүчеләр бу мөһим мәсьәләне хәл итү өчен халыкның актив катнашуын көтәләр һәм эчтәлекле әңгәмәгә чакыралар. Бу шәһәр халкының иң мөһим һәм беренче чираттагы проблемалары турында белү,  аннары аларны йомгаклау документында исәпкә алу өчен кирәк», - дип белдерде Татарстан Республикасы киңлекләрен планлаштыру институты директоры Олег Григорьев.

Казан-2050.рф сайтында агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәреңне калдырып кына калмыйча, башка кешеләрнең нәрсә тәкъдим итүләрен дә белергә мөмкин. Гадирәк ориентация өчен, интерактив картада берничә категория күрсәтелгән, аларга теге яки бу идеяләр һәм тәкъдимнәр керә ала: транспорт инфраструктурасы, иҗтимагый киңлекләр, торак төзелеше, табигать һәм экология, тарихи мирас һ.б. Әгәр идея әлеге категорияләрнең берсенә дә туры килмәсә, аның турында «башкалар» өстәлмәсендә язарга мөмкин булачак.

Социологик сораштыру бер ай дәвам итәчәк һәм 2023 елның 15 маенда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International