Балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм барлык тереклеккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук табигатьне саклау чараларында катнашырга этәрү максатыннан, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 1 номерлы филиалы - шәһәр китапханәсендә «Табигать – безнең әйләнә-тирәбез» дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Чара барышында балалар үзләрен борчыган: нәрсә ул экология, табигатьне һәм табигый байлыкларны ничек сакларга, кеше әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясый, уртак йортыбыз - Җир шарын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк, кебек сорауларга җавап таптылар, экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар. Китапханәче балаларга саф һава, зәңгәр күк йөзе, чиста су, урман, болыннарның хуш исе, яфраклар кыштырдавының табигать тарафыннан безгә бирелгән тиңдәшсез байлык икәнен, аны саклау - безнең төп бурычыбыз булуын аңлатты. Чарада катнашучылар табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да үзара тыгыз бәйләнештә икәненә төшенделәр. Арча районы территориясендә үскән дару үләннәре белән таныштылар, аларның кайберләренең ТР Кызыл Китабына кертелгәнлеген белеп гаҗәпләнүләрен белдерделәр.Туган якның бай һәм гүзәл табигате турында белемнәрен баеттылар. Чарага кунакка урманнан “Шүрәле” килде, ул кешеләрнең урман кебек табигый байлыкка җавапсыз караулары турында сөйләде һәм балалардан ярдәм сорады. Очрашу ахырында балаларга «Бала һәм табигать» дигән мультфильм, “Табигать – уртак йортыбыз“ дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Кичәдә «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре - Әхмәтҗанов Рәшид Зиннур улы, Гөлнара Ильяс кызы Абдрахманова һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече – Шәймуллина Алия Ринат кызы катнашты.