«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның иң мөһим күрсәткечләренең берсе - проектны гамәлгә ашыруда гражданнарны җәлеп итү һәм программаны планлаштырганда халыкның фикерен исәпкә алу.
Гражданнарны «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатыннан, Россия Төзелеш министрлыгы «Милли өстенлекләр» АКБО белән берлектә 2024 елда бердәм федераль платформада төзекләндерү планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлап алу буенча тавыш бирү үткәрү турында карар кабул итте, ул 2023 елның 15 апреленнән 31 маена кадәр узачак.
Татарстан Республикасы өчен, алдагы еллардагы кебек үк, Россия Төзелеш министрлыгы 2024 елда төзекләндерү планлаштырыла торган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштыру» сервисы аша һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында уздыруны килештерде.
Узган ел белән чагыштырганда, иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының ишегалды территорияләренең беренче чираттагы исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән берләштерү планлаштырыла. Республикада 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше теге яки бу иҗтимагый киңлек һәм ишегалды территориясе өчен тавыш бирә ала.
Тавыш бирү өчен сылтама https://gorodsreda.tatar.ru