Шушмабаш авыл Мәдәният йортында “Тәмәке – ул агу!” дип исемләнгән эшлекле уен үткәрелде.

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Чара барышында яшьләргә “Кеше нинди сәбәпләр аркасында тәмәке тартырга гадәтләнә?” дигән анкета соравына җавап бирергә тәкъдим ителде. 50% - тәмәке тарту тынычланырга ярдәм итә дип саный, 20% - олырак күренү өчен, 20% - читтән караганда тәмәке тартучы күркәм күренә дип саный, 10% яшьләр - аралашкан барлык дуслары тартканга күрә дигән нәтиҗә ясады. Шулай ук озак вакыт тәмәке тартуның аяныч нәтиҗәләре турында документаль фильм күрсәтелде. Чара яшьләрне сәламәт яшәү рәвешен сайларга чакыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International