«Экологик сукмак буйлап»

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Экология- дөньякүләм әһәмиятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз сыйфатсыз, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Бу һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез Беренче класс укытучысы Дилбәр Хәлил кызы һәм укучылар бүген Яңа Кырлай авыл китапханәсендә “Экологик сукмак буйлап” дип аталган экологик әдәби-музыкаль композициядә  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International