“Арча хәбәрләре” аны өйле итә

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы, шашка тренеры Хәйдәр Зәйнуллин район газетасының актив укучысы һәм актив язучысы да

Ул әйтәсе килгән фикерен язарга җае булмаса, редакциягә кереп телдән булса да әйтеп чыгып китә. Бигрәк тә шашка темасына сөйләшәбез. Ул үзенең көчле шашкачылары турында сөйләргә ярата.

Бу керүендә үзеннән: “Сез район газетасын аласызмы?” – дип сорадым. “Сез нәрсә турында сорыйсыз, аңламыйм!” – димәсенме Хәйдәр. Һәм сүзен дәвам итте: “Ничек район газетасын алмыйсың инде?! Элек без аны тормыш иптәшем Раушания белән икегә кисеп, бүлеп укый идек. Хәреф таный башлаганнан “Коммунизмга” газетасын, “Арча хәбәрләре” элек “Коммунизмга” дип атала иде, укый башладым. Газета буенча район яңалыкларын белеп барам. Бигрәк тә спорт өлкәсендә уңышлар кызыксындыра. Үзем дә район газетасына шашка ярышлары, мәктәптәге спорт яңалыклары турында язмалар биреп барам. Газета килүгә, почта тарт-масы янында ук газетаны карап чыгам, язмаларымны күрсәм куанам”.

“Арча хәбәрләре” газетасында басылган белдерү ярдәмендә Хәйдәр гаиләсе Арчада өйле була. Шуның өчен дә ул газетага рәхмәтле. Татарча матур сөйләшик, сүз байлыгыбыз артсын, районыбызның алдынгы кешеләрен, уңышларын күбрәк белик дисәк, “Арча хәбәрләре” газетасы аша район тормышы белән якыннан танышып барырга кирәклеген яхшы аңлый ул. Хәйдәр Хәйруллович газетаны укырга гына түгел, йомыш белән редакциягә керергә, журналистлар белән сөйләшеп утырырга да ярата. Тормыш турында, балалар, тәрбия – төрле темага сөйләшәбез. Гади һәм кызыклы әңгәмәдәш. Бу керүендә баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин белән Утар Аты мәктәбендә шау-гөр килеп бергә эшләгән елларын искә төшерделәр. “Минем Казаннан институт бетереп кенә кайткан вакыт. 1991-1996 еллар. Мин физика, алгебра, геометрия, астрономиядән укытам. Исрафил Рәхмәтуллович – мәктәп директоры. Күңелле вакытлар...”, – дип хатирәләрен яңартты Хәйдәр.

Хәйдәр Пөшәңгәр авылында туып-үскән. Әнисе Гөлфия апа балалар укыткан. Әтисе Хәйрулла абый (ул мәрхүм инде) шофер, ферма мөдире, кул остасы, йортлар төзи, капка коймалар ясый. Хәйдәр гаиләсе белән Арча станциясендә яши. Хатыны Раушания белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызыклы шәхес. “К” хәрефенә башланган сүзләрдән торган китабын бастырып чыгарды. Спорт ярышларында да сынатмый. Бик җитез йөгерә. Артыннан тотам димә. Безнең газетаны укучылар әнә шундый! Без Хәйдәргә исәнлек-саулык, тигезлек, балалар бәхете, эшендә һәм иҗатында уңышлар телибез.

 

Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөхәррире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International