Татарстан Республикасы Спорт министры урынбасары Илдар Садриев ГТО комплексының 2023 елда гамәлгә керәчәк яңалыклары турында сөйләде. Әйтик, киләсе елдан башлап баскычлар саны 11 дән 18 гә кадәр артачак.
Премия 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен бирелә. Бәйге, якташыбызның күркәм эшләрен дәвам итеп, районда яшь каләм ияләрен, талантларны барлау, иҗатларына ярдәм итү максатыннан, быел 12 нче тапкыр уздырылды. Быел әдәби премия алу өчен 12 кеше үзләренең эшен тапшырды.
Алдагы сәгатьләрдә, 2022 елның 23 ноябрендә кич белән, 24 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән диаметры 20 мм һәм аннан да күбрәк көчле бозлавык көтелә.
2022 елның 22 ноябрендә Арча район Советында Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды (алга таба-Комиссия).
Катнашучылар түбәндәге сынау төрләрен уздылар: спорт снарядын ераклыкка ыргыту; 100 м, 2000-3000 метрга йөгерү, урыннан ике аяктан этенеп, озынлыкка сикерү, 16 килограммлы гер күтәрү һ.б.
2022 елда абитуриентлар ГТО алтын билгесе өчен генә түгел, көмеш һәм бронза билгесе өчен дә БДИга өстәмә балл ала алачаклар. Үз яшь төркемендә нормативлар тапшырган өчен мәктәпнең соңгы елында алынган урын исәпкә алыначак.
«ГТО уеннары» — команда ярышлары. Команда ярышлары өчен «ГТО уеннары» маршруты түбәндәге төрләрдән торды:
- урыннан ике аяк белән этенепп озынлыкка сикерү;
- идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм турайту;
- аркада яткан җирдән күтәрелү.14 команда катнашты.
Фондның бурычы-Россиянең барлык гражданнарын яшьләренә, җенесенә, социаль хәленә, кеременә, сәяси, дини һәм башка карашларына карамастан, ветераннарга ярдәм итү эшенә берләштерү.
Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры бирү мөмкинлеге булачак.
20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "TAT-ARS-TAN" конкурс хәрәкәте кысаларында узган "Яшь талантлар" республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
19 ноябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияты үзәгендә «Чулпан» I Төбәкара балалар үзешчән иҗаты бәйгесе узды. Бәйгедә Мари Иле, Татарстан, Чувашия Республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләреннән килгән талантлы балалар, коллективлар, аерым башкаручылар, дуэтлар, триолар катнашты. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да, бәйгедә актив катнашып, лаеклы урыннарга ия булдылар.