2022 елның 29 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Шулай ук республика муниципаль районнарында яшәүчеләр   үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендәге  җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү  бүлмәләрендә «Skype» программасы аша турыдан-туры бирү мөмкинлеге булачак.
Гражданнарны бергәләп кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләр алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International