Сөйләшү сораудан башланды: "Хәзерге заман кешесендә толерант булу өчен нинди сыйфатлар җитми?" Укучылар үзләрен тылсымчы буларак күзаллап, планетабыздагы барлык кешеләргә иң матур сыйфатлар, хисләр бүләк иттеләр һәм барысын да тактага язып куйдылар.
Очрашуга Арча педагогия көллиятенең 113 төркем студентлары, Арчаның 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм «Нур» телерадиостудиясенең яшь хәбәрчеләре чакырылды. Катнашучылар журналистика өлкәсендә фикер алыштылар, журналларның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштылар. Катнашучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
Ноябрь аенда Казанда «Иҗади уңыш» дигән Халыкара инструменталь, вокаль, театр һәм хореография сәнгате бәйгесе узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
!!! Сезнең өчен уңайлы хезмәтне сайлагыз һәм тиз күчү өчен смартфон камерасын шунда төбәгез.
Татарстанда алты республика министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды:
• сәламәтлек саклау;
• мәдәният;
• мәгариф һәм фән;
• хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау;
• спорт;
• яшьләр эшләре буенча.
Тавыш бирү барышында элек экспертлар формалаштырган максатларны һәм бурычларны сайлап алырга, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итәргә мөмкин.
Тавыш бирү дәүләт хакимияте органнарына гражданнар позициясе нигезендә эштә акцентлар формалаштырырга, ә халыкка актуаль мәсьәләләрне хәл итүне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Максатлар һәм бурычларны ачык формалаштыру нәтиҗәсе булып, 2023 елга министрлыклар эшенең 5-7 өстенлеген билгеләү булачак.
Сораштыру 6 декабрьгә кадәр «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм «Халыктан сораштыру» бүлегендә дәүләт хезмәтләре республика Порталында барачак (https://open.tatarstan.ru/polls).
Нәтиҗәләр проект сайтында бастырылачак (https://publictasks.tatarstan.ru).
Белешмә:
Тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
"Без чынбарлыкны йөрәгебез белән генә күрәбез. Безнең күзләр өчен күп әйберләрнең асылы күренми» (Антуан де Сент-Экзюпери)
Россиядә 15 нче октябрьдан 13 нче ноябрьга (Халыкара сукырлар көне) кадәр ел саен Ак таякчык айлыгы уза.
В.Л. Нежданов (В. Аксёнов музей-йорты каршында эшләп килүче “Реплика” әдәби-музыкаль театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре), А. Л. Авакумов (Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре, "Реплика" әдәби-музыкаль театры артисты).
Бүген «Пушкин картасы» программасы кысаларында Наласа урта гомуми белем мәктәбе укучыларына «Татар орнаментында лалә чәчәге» исемле эчтәлекле лекция оештырылды
Бу көнне Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектә социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф органы, адвокатлар, нотариуслар, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча вәкил тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк .
Китапханәче 1612 нче елның 4 нче ноябрендә булган вакыйгаларны, бу көннең ни өчен бәйрәмгә әйләнүен, ни өчен аңа мондый исем сайланганын сөйләде.