Бу көнне Эчке эшләр министрлыгы, суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектә социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф органы, адвокатлар, нотариуслар, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча вәкил тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк . Гражданнарны кабул итү балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опека юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча, шулай ук ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар төркемнәренә керүче затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча оештырыла
Гражданнарны кабул итү 2022 елның 18 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 нче йорт, кече залда узачак.
Барлык сораулар буенча 3-13-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.