ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарның, шулай ук күпбалалы гаиләләрнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламалар һәм пособиеләр алуга хокукларын бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, район прокуратурасы тарафыннан балигъ булмаганнарның хокукларын үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы белән берлектә гражданнарны кабул итү оештырыла.


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга,  туганнарына  хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производство белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында  коммуналь хезмәтләр күрсәтү (электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) өлкәсендә төбәк операторлары өчен тарифларны, бәяләрне дәүләти җайга салу, шулай ук транспорт хезмәтләре һәм тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары өлкәсендә өстәмә бәяләр мәсьәләләре буенча «Гражданнар мөрәҗәгате өчен линия» ачылды ((843)236-36-36-36) (https://kt.tatarstan.ru/otkrita-goryachaya-liniya-po-voprosam-perehoda-na.htm).


8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 17 яшькә кадәрге балалар һәм йөкле хатын-кызларга универсаль пособие турында киң күләмле аңлату эшләре алып бара.

 

Татарстан Республикасында соңгы елларда коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы, республика, ведомство һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив һәм хокук куллану эшен камилләштерү белән характерлана. Коррупциягә каршы программалар чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданлык җәмгыяте институтларының коррупциягә каршы эшчәнлектә ролен арттыру билгеләнә.


7
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Шәһәребезне тагын да матурлауга без үз өлешебезне дә кертә алабыз.

Минем Арчада эшли башлаганга киләсе елның гыйнварында 50 ел тула. Ул чордагы Арча белән бүгенгесен чагыштыру да уңайсыз, аерма, кем әйтмешли, җир белән күк арасы кебек. Кайвакытта мин шул аерманы гади генә итеп аңлату өчен кайбер мисаллар китерәм.

Шәһәребезне тагын да матурлауга без үз өлешебезне дә кертә алабыз.

Минем Арчада эшли башлаганга киләсе елның гыйнварында 50 ел тула. Ул чордагы Арча белән бүгенгесен чагыштыру да уңайсыз, аерма, кем әйтмешли, җир белән күк арасы кебек. Кайвакытта мин шул аерманы гади генә итеп аңлату өчен кайбер мисаллар китерәм.

1991 елдан башлап 30 октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Җир әлегә йоклап ук бетмәде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Ә менә 20 октябрьдән уҗымнар үсүдән туктады. 26 октябрь төнендә туфракта 6 градус салкын иде. Узган ел үсемлекләр 24 октябрьдә үсүдән туктады.

Көллияттә бөек шәхесләрне онытмыйлар.

24 октябрьдә Арча педагогика училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова белән татар телендә “Әлифба“ китабын чыгарган, татар теле китаплары һәм методик әсбаплар язган легендар шәхес Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган көне иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International