Район прокуратурасы Арча районы социаль яклау бүлегендә балигъ булмаганнарның хокукларын саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарның, шулай ук күпбалалы гаиләләрнең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламалар һәм пособиеләр алуга хокукларын бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатыннан, район прокуратурасы тарафыннан балигъ булмаганнарның хокукларын үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы белән берлектә гражданнарны кабул итү оештырыла.

Гражданнарны кабул итү 2022 елның 15, 16 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге бинасында, Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Банк урамы, 6В йорт, 6 нчы кабинет адресы буенча уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International