Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында коммуналь хезмәтләр күрсәтү (электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) өлкәсендә төбәк операторлары өчен тарифларны, бәяләрне дәүләти җайга салу, шулай ук транспорт хезмәтләре һәм тормыш өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары өлкәсендә өстәмә бәяләр мәсьәләләре буенча «Гражданнар мөрәҗәгате өчен линия» ачылды ((843)236-36-36-36) (https://kt.tatarstan.ru/otkrita-goryachaya-liniya-po-voprosam-perehoda-na.htm).
«Гражданнар мөрәҗәгате өчен линия»нең эш режимы: дүшәмбе- пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 8.00 дән 15.45 кә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр).
Эш көне булмаган вакытта телефон линиясе мөрәҗәгатьләрне яздыра, алар аннары тыңлана, «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләре тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә эшкәртелә.