2022 елның 10 ноябрендә мобилизацияләнгән затларның башкарма производство мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм кабул итү була.

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 10 ноябрендә гражданнарның хокукларын тәэмин итү максатыннан Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә гражданнарны бердәм кабул итү була. Суд приставлары өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарга,  туганнарына  хәрби хезмәткәрләргә карата башкарма производство белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Кабул итү шулай ук күрсәтелгән категорияләрдәге кредиторларның бурычларын кире кайтару белән бәйле мөрәҗәгатьләре буенча алып барылачак.
Кабул итү 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча барлык район бүлекләрендә узачак. Район бүлекләренең адреслары сайтында  «Структура» бүлегендә күрсәтелгән. Моннан тыш, гражданнар консультация алу өчен Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар: Казан ш., Яхин ур., 3 йорт.
Үзең белән паспорт яки нотариаль рәсмиләштерелгән ышанычнамә (башкарма производство яклары вәкилләренә) булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International